Тукай нәсыйхате
Көннәрнең бер көнендә Тукай керде төшемә.
Матур итеп елмаеп,
Сәламен бирде миңа.
Сорашты хәл-әхвәлне,
Дөнядагы хәлләрне.
Моң тулы күз карашын
Китапларга төбәде.
Соңыннан сүзгә килде:
"Мин күрәзәче түгел,
Ләкин менә күрәмен
Татарларның кимүен.
Син каләм тот, сеңелкәй,
Саклап кал туган телең,
Өйрәт син яшь буынга
Саклап калырга илен.
Күңелләрен юандыр
Шигъри юлларың белән.
Дөняның матурлыгын
Күрсәтсен синең каләм".
Уянып киттем.Тордым.
Озак кына уйландым.
Кулыма каләм алып,
Шигыр язарга булдым.
Туган тел матурлыгын
Әйтсеннәр шигыръләрем.
Татарлар онытмасын
Әткәй-әнкәй телләрен.
Фото: http://www.museum.ru/imgB.asp?48448
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев