Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай урамы – сәхнәдә (фото)

Нөнәгәр авылында бөек шагыйребез Габдулла Тукай исмен йөрткән бер урам бар. Биредә яшәүчеләр актив, җыр-моңга сәләтле булулары белән аерылып тора.

Шушы көннәрдә Нөнәгәр мәдәният йортында әлеге урам үзешчәннәре көче белән әзерләнгән “Тукай урамы – сәхнәдә” дип аталган концерт булды.

– Мондый концертны күптән күргәнебез юк иде. Күзалдына китерер өчен бер генә санны да әйтү дә җитәдер. Безнең Нөнәгәр клубы 300 урынлы, бер генә урында да буш түгел иде. Үз теләкләре белән авылдашлар күңелен күргәннәре бары мактауга лаек, – ди җирлек башлыгы Альфред Әхмәтханов.

Тукай урамы халкының бу беренче уңышы гына түгел. Яңа ел алдыннан урамнарын төрле сыннар, лампочкалар белән бизәп, мәдәният йортында махсус үз урамнарының бал-маскарадын үткәргәннәр. Кышкы сабантуй , чана шуу бәйрәме оештырганнар. Кыш озату бәйрәме дә гөрләп узган.

Нөнәгәр авылының Тукай урамында менә шундый талантлы, тормышны ихластан яраткан, матурлыкны күрә белгән халык яши. Әллә сере урамнарының бөек шагыйребез исемен йөртүендә микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    НОНЭГЭР АВЫЛЫхалкына афэрин диясегенэ кала.Аларны оештыручы укытучыларга,Рэйсэ Харис кызына да рэхмэт.Мэктэп укытучылары бик тырыш хезмэт куя.Эле генэ афганчылар белэн нинди тарихи кичэ уздырдылар.Этилэрне зурладылар.Тикшеруне бишлегэ уздылар.Мэктэплэрендэ бик затлы ремонт бара.Куплэргэ урнэк хезмэт.

    Теги: концерт