Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туйларда укыгыз...

Август – туйлар ае. Бу айда туйда укырга шигырь кирәк иде, дип мөрәҗәгать итүчеләр күбәя. Сезгә миннән бер шигырь – туйлада укыгыз!

Ак бәхет, саф бәхет,пакь бәхет-
Кемнәргә бирелә, кемгә юк.
Насыйбың янәшә бит менә!
Саклый күр, бәхетең, син берүк!
Саклый күр җилләрдән, давылдан,
Яңгырдан, бураннан,кыраудан.
Сакланган мәхәббәт акланыр,
Гомерлек сөюгә юл ярыр.
Сөюдән нарасый яралыр,
Бер түгел, берничә җан туар
Хакларны хаклаган пар калыр,
Тугрылык мәңгегә сакланыр.
Туйларда кәләшләр бәхетле,
Кияү дә күкләрдә йөзәдер.
Туй үтә, тун туза, бел шуны,
Искегә сабырлар түзәдер.
Бәхтеңне саклачы, каралтма,
Ятларга азыклар таратма.
Тарат син саф хисләр ташкынын,
Ярату, ышаныч ялкынын.


Зөлфия Шакирова,

10 август, 2018.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь