Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тямаевның хатыны турында: "Күзгә яшьләр килә, әниле чаклар искә төшә"

Резеданың бу җырны башкарганын бик яратканнар. "Менә ичмасам моң!" дип язалар.

Фирдүс Тямаев хатыны Резеда Әхмәтвәлиева белән "Гөлҗамал" җырын өйрәнгән һәм шуның видеосын элеп куйган.

Резеданың бу җырны башкарганын бик яратканнар. "Менә ичмасам моң!" дип язалар.

Берсе исә "Нигә Резеда җырлаганда күзен йома?" дип кызыксынган. "Җырның тәмен белеп җырлый, без җырласак, безнең кайсы җирләребез генә ябылмас иде", - дип җавап язганнар аңа. "Фирдүс күзе белән ашап бетерә хәзер Резеданы", - дип борчылган тагын берсе.

Бик күпләр җырны мактаган:
"Күзгә яшьләр килә. Әниле чаклар искә төшә".
"Бүтән инструментның кирәге юк үзең уйнасаң".
"Чак кына елап җибәрмәдем".
"Җаннарны актарып ташкын булып ургыла. Юкса, үзе шундый салмак җыр".

"Мин беркемне дә үпкәләтергә теләмим. Авылда әбиләр утыра да шушындый җырны җырлый - бертуктаусыз сузалар да сузалар. Мин моны өлкән буын җырлары дип уйлыйм, яки бу татар операсымы?"
"Резеда, җәфаланма бәгърем. Җиңелрәкне сайла", - дип язучылар да бар.

 

 

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Видео: instagram.com

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев