Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Тыңлагыз, Балтач сөйли”

80 елдан артык тарихы булган “Кайтаваз” радиосы атнасына ике көн эфирга чыгып, бер сәгать дәвамында район хәлләре белән таныштырып, кызыклы әңгәмәләр корып, җыр-моң дөньясында ял иттереп, безне үзенә тартып ала.

Алар белән без – “Хезмәт” газетасы коллективы да һәрдаим тыгыз элемтәдә эшлибез. Коллегаларыбызның бүгенге эшчәнлеге белән якыннанрак танышу өчен озак еллар биредә директор вазифасын башкаручы, “Дулкыннарда Балтач радиосы” дип әйтүе белән генә дә күңелләргә рәхәтлек йөгертүче Гөлйөзем Маннапова белән аралашып алдык.

Тик иң элек тарихка күз салып алыйк. 70нче елларда радиотапшырулар алып барган Нурия апа Галләметдинова белән үткәннәрнең якты хатирәләрен барлыйбыз: “Ул елларда тапшыру магнитофон ленталарына язылмыйча, эфирга турыдан-туры чыга иде. Радиоузел – иске почтаның икенче катында, тар гына кечкенә бүлмәдә. Тапшыруга чакырылган кешеләр үз чиратлары җиткәнне тын да алмый көтеп утыралар иде. Музыкаль, балалар өчен тапшырулар вакытында баянчылар, җырчылар шул микрофон алдына басып җырлыйлар, балалар әдәби-музыкаль монтажлар башкаралар иде. Авылларга барып тапшырулар хәзерләү мөмкинлеге юк, алардагы яңалыкларны без – дикторлар, үзебез генә сөйләдек. Соңрак почта сумкасы, җилкәгә асып йөри торган кечкенә магнитофон алынды. Радиоузеллар өчен махсус аппарат булгандыр ул, бәлки. Авылларга барып тапшырулар хәзерләү мөмкинлеге туды. Фермаларда, терлекчелек йортларында, мәктәпләрдә интервьюлар алып, геройларыбызның үзләренә дә радио аша тыңлата башладык. Тапшырулар өчен 15 минут вакыт бирелә иде”.

1972 елдан башлап район радиотапшыруларын Нурулла Галиев алып бара башлый. Ул хәзерләгән һәм алып барган тапшырулар җанлы, район тормышының бөтен рухы бөркелеп тора торган вакыйга була һәм райондашларыбыз күңеленә хуш килә, аларны яңа хезмәт уңышларына рухландыра иде. Ул күп тыйнак хезмәт кешеләренең, ветераннарыбызның тавышын бөтен районга яңгыратты. Район радиотапшырулары әнә шул ерак еллардан бирле мәдәни тормышыбызның якты чаткысы булып кала, дип язылган район энциклопедиясендә. Нурулла Галиевның радиотапшыруларны “Тыңлагыз, Балтач сөйли!” дип башлавы күпләрнең хәтерендә саклана торгандыр.

Дөрес, бер чорда радио туктап та торган һәм менә шуннан соң аңа кабаттан җан өрүче – ул Рамил Шакиров була. Рамил Илдусович район халкын радиотапшырулы итү өчен күп көч куя. Вакытын да жәлләми, хыялларын да эшкә җигә. Вакыт үтү белән, ягъни 1998 елда ул үзенә ярдәмгә Гөлйөзем Маннапованы чакыра. Бу вакытта радио “Хыял”да урнашкан була. Кассеталы радио аша балтачлыларга хуҗалыкларның эшчәнлекләре, яшьләр тормышы һәм күп кенә башка темаларны да җиткереп киләләр. 2003 елдан радио составы баетылып, аңа тавыш режиссеры алына һәм бүгенге көнгә кадәр Рафил Шакиров үз эшенә тел-теш тидерми, яңгыр дими, буран дими, Шубанда урнашкан вышкага әзер тапшыруны алып барып, аны райондашларга тәкъдим итә. Ләкин, моңарчы күпме этаплар узасы бит әле... “Сөйли белмим” пәрдәсе артына качып, әйе, юктан ерак китмәгән әңгәмәдәшләр белән җанлы сөйләшү булдыру, ерак авылларда “яшеренеп” ятучы үрнәк, матур гаиләләрне табып, алар янына барып тапшырулар әзерләү, инде яздырып кайттым дигәч тә тамашачыга тәкъдим иткәнче, ничә мәртәбә тыңланып, чистартылып, кирәк җиренә музыка я җыр өстәү... Әйе, тыңлаганда гына җайлы шул, бар да матур, бар да тәртип. Нәкъ тә менә турыдан-туры эфирда эшләмәү һәрбер чыгышның чиста булуын таләп итә дә. Әйткән сүз – аткан укка тиң дигән гыйбарә нәкъ шушы урында үз асылын күрсәтә. Әлеге авырлыкларны бүгенге бердәм команда (рәсемдә): Гөлйөзем Маннапова (директор), Рафил Шакиров (тавыш режиссеры) һәм Илзирә Гыймадиева (журналист) бергәләп җиңәләр.

Радио тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхесләребез – Бәлкыйс Сираҗиева (мәрхүмә), Нурия Галләметдинова, Нурулла Галиев, Светлана Әхмәтшина, Рамил Шакиров һәм Резеда Сәгъдуллина радиобызның елдан-ел үсүенә чиксез шатланып, кайчандыр үзләреннән зур өлеш кертүләренә һәм бүгенге көндә әлеге юлдан горур атлаучы команданың эшен мактап телгә алалар. Дөрестән дә, мактарлык эшләре күп радиолыларның. Алар районыбызның барлык авылларында булып, һәркайдан яңалык табып, аны тыңлаучыларына җиткерүчеләр. Район халкының яратып әйтә торган бер сүзе бар, янәсе, массакүләм мәгълүмат чараларында аңлату җитми. Бу урында журналистлар гына түгел, әлеге яңалыклар белән бәйле җитәкчеләр дә халык белән тоташтыручы күпер төзергә атлыгып тормый. Әлеге хәл уңай якка үзгәрсен иде дип көтә “Кайтаваз”лылар. Шулай ук законнар белән эшләүчеләр дә үзгәреш кергән кануннарны халыкка үзләре аңлатып җиткерсәләр, райондашларыбыз өчен бу файдага гына булыр иде.

Биредә шулай ук үз тавышың белән яздырып котлаулар да биреп була, инде яраткан алып баручыларыбыз котласын дисәгез, бу да хәл ителә торган мәсьәлә. Реклама биреп үз эшегезне яктыртырга телисез икән, монда да “Кайтаваз” сезгә ярдәмче булачак. Шәхси эшмәкәрләр белән әңгәмәләр оештыру да, аларның хезмәтләрен халыкка җиткерүдә дә радио хезмәткәрләре тырышып хезмәт куя. Сорауларыгыз туган очракта, 2-65-19 номерына шалтырата аласыз.

«Дулкыннарда Балтач радиосы» сүзләре яраткан җыр кебек гел кабатланып, безне сөендереп торса иде.

... 2005 елдан “Кайтаваз” исемен алып, FM ешлыгында чыга башлаган радиобызга башта сынау шарты белән 15 минут вакыт бирәләр, аннан соң 30 минут һәм менә 2015 елдан рәсми теркәлгәннән соң гына ул 1 сәгатьлек тапшырулары белән сөендерә башлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайтаваз” радиосы