Тырыш нәселнең тыйнак кызы
Замананың бер «чире» безгә дә килеп җитте: моңа кадәр авылларда хат ташучылар белән проблема юк иде. Менә инде ярты еллап авылыбыз Яңа Салавычта чын иткән хат ташучы юк. Вакытлыча эшләп торганнар да туктады.
Биш мең сум акчага беркем дә көн саен авыл урамын урап, аена ничә кабат өй саен йөреп, түләүләр җыеп, пенсия-субсидия-почта өләшеп йөрмәс шул. Әле товар сатарга дигән планнары да бар бит. Берничә көнлеген берләштереп булса да газета-журналларын китерәләр үзе (бер айда түләүләрне дә мәчеткә чыгып җыйганнар иде). Биктәш белән Салавыч Сәрдегәнендә дә авылның мәдәният йорты җитәкчеләре Гөлирә Нуриева белән Рәмзия Гарифуллиналар авылдашларын жәлләп кенә, өлешчә бу хезмәткә алынган. Иске Салавычта да гомер-гомергә ике бригадада ике хат ташучы булды. Менә бер елга якын инде 287 хуҗалыклы авылга Илүзә Миңнемуллина берүзе хезмәт күрсәтә.
–Ничекләр өлгерәсең? – Илүзәгә беренче соравым шул булды.
–Почта килер алдыннан сәгать унберләргә бүлекчәгә киләм, кичке сигездән дә иртә кайтканым юк, – ди ул. – Уңайлы булсын өчен газета-журналларны өч өлешкә бүлеп, тәртипләп тезеп куям һәм шул тәртиптә өләшәм дә. Баштарак кыен булды, берничә ай әнием дә булышты. Хәзер ияләндем инде. Салавычта газета-журналларга бик күп язылалар. Район газетасына язылмаган кешеләр юк та диярлек. Җомга көнне авылның бер өлешенә генә өләшергә дигән газета-журналлар белән рюкзагым тула, әле кулымдагы пакетымны да шыплап тутырам. Авырсынып әйтмим, аңлап язылган авылдашларга бик рәхмәтле мин. Алар белән аңлашып-килешеп эшләгәнгә, шөкер, язылу буенча планым да, товар сату буенча планым да үтәлә. Кешеләр белән эшләгәндә һәркемнең күңеленә юл табарга тырышасың инде, олылар белән олыларча, яшьләр белән яшьләрчә сөйләшәсең. Психолог та булырга туры килә, кем уен-көлке ярата, кем бик җитди. Хәзер бөтен кешене өйрәнеп беттем дисәм дә була. Алар да миңа ияләште инде...
Әле бит өч йөзгә якын хуҗалыкның күпчелегендә пенсия яшендәге өлкәннәр бар. Ничектер шулай гадәтләнгәннәр, бездә күпләр пенсияне карта белән түгел, хат ташучылар аша ала. «Андыйлар кимеми, киресенчә, соңгы вакытта пенсиягә чыгучылар өстәлә генә бара. Түләүләрне дә Салавыч буенча бик аз кеше онлайн түли. Син кереп алгач, бик җайлы диләр», – ди Илүзә. Менә шуннан аның эш фронты аермачык күренә дә инде: бер хуҗалыкка аена әллә ничә тапкыр керергә дә кирәк бит әле...
Ә ул авырсынмый. Болар гына да түгел, айга бер көн билгеләп, Сәрдегәнгә дә түләүләр җыярга менә. 50 хуҗалыклы ул авылда да аны көтеп торучылар бик күп.
Күрер күзгә тыйнак, ипле Илүзәне авылдашлары да, хезмәттәшләре дә бик ярата. «Уң кулым ул минем, – ди элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Фагыйлә Нәкыйпова. – Авырып киткәндә мине дә алыштырып тора әле ул». Илүзә үзе дә бик аңлашып эшлибез, Фагыйлә апа да, кызлар да бик ипле, җайлы кешеләр ди.
Илүзә – Салавычта тырышлыгы белән данлык-лы нәсел баласы. Әби-бабайлары, әти-әниләре дә гомер буе шушы хуҗалыкта эшләп, дан казанды. Әтисе Фәнил алдынгы тракторчы, әнисе Гөлүзә күп еллар сыер савуда мактаулы булды. Алардан шушы сыйфатларны алмаса, шушы кадәр эшне авырсынмый эшли алмас иде Илүзә. Ә икенче бер нәсел тармагы буенча данлыклы биюче Хәкимовлар дәвамчысы да ул. Бу сәләт тә өеп бирелгән кызга. Без аны бакчага йөргән чагыннан бик оста биюче дип беләбез, ул чакта да, мәктәптә укыганда да чыгышларын бик яратып карый идек. Күпләребез аны сәнгать юлыннан китәр дип тә уйлагандыр. Тик кечкенәдән инглиз телен бик яраткан кыз югары белемле тәрҗемәче һөнәрен үзләштерә. Әмма күңеле генә Казан каласына берегә алмый, авылны юксына. Ә биредә дипломы буенча эш табылмый. Сайланып тормый кыз: хат ташучы булып урнаша. Бераз вакыт үтүгә үк бу «кайту»ның бик тә урынлы икәнен барысы да аңлый. Йөгереп эшләп йөргән әниләре Гөлүзәгә инфаркт була, ярты еллап хастаханә-шифаханәләрдә дәвалана, шифаханәдән исә ковид «ияреп кайта» – ашыгыч ярдәм машинасы белән Казанга алып китәргә туры килә... Әтисе Фәнил тракторда булгач, иртүк китә, кич кайта, өч сыер, бозаулар, кош-корт, бакча, өйдәге мәшәкатьләр барысы Илүзә өстенә төшә... Шөкер, бу авыр көннәр артта кала. Тормыш сынауларына бирешмичә,бер-берсенә терәк-таяныч булып яши Миңнемуллиннар. Ә Илүзә әти-әнисенә, сеңелләре Фәнүзә, Фирүзәгә генә түгел, һәр туган көндә авылдашларына да кирәкле булып, игелекле хезмәт күрсәтеп яши. Яшь кенә булса да хөрмәт яулаган инде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев