Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Удмурт халкының “Гырон быдтон” бәйрәменә рәхим итегез

17 июнь көнне Чепья авылының Сабантуй мәйданында "Гырон быдтон" удмурт халкы традицион милли бәйрәме узачак.

«Гырон быдтон» - удмурт халкының төп бәйрәмнәренең берсе булып тора, чөнки ул язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, мул уңыш сорап дога кылу бәйрәме. Әлеге милли-мәдәни чара удмуртларның барлык этник группаларына да таныш, әмма исемнәре төрле: "Гербер" (ягъни, сабаннан соң), "Гершыд" (туры тәрҗемә: геры шыд, ягъни сабан хөрмәтенә аш (ботка), "Гырон быдтон" (сөрү эшләрен тәмамлау). Безнең районда ул нәкъ менә «Гырон быдтон» исеме астында үткәрелеп, үз кысаларына төрле күңелле милли гореф-гадәтләрне генә түгел, ә шау-шулы уеннарын да, тәмле боткаларын да сыендыра. Шуңа да барлык райондашларны, көндезге сәгать 11.00дә «Гырон быдтон»га чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250