Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Укучыларыбыз фикере

Һәрбер санын көтеп алам - «Хезмәт» минем кулымда. Районның йөрәк тибешен Укыйм гәҗит юлыннан. Төрле хәбәр, яңалыклар Табып була гәҗиттә. «Ничек белеп алалар?!» - дип, Калам кайчак гаҗәпкә. Бездә яши уңган халык, Эш сөючән, тырышлар. Гәҗиттән гел карап барам: Алар ничек ярышкан. Тырыш кеше лаек бит ул Мактауга һәм хөрмәткә....

Һәрбер санын көтеп алам -
«Хезмәт» минем кулымда.
Районның йөрәк тибешен
Укыйм гәҗит юлыннан.
Төрле хәбәр, яңалыклар
Табып була гәҗиттә.
«Ничек белеп алалар?!» - дип,
Калам кайчак гаҗәпкә.
Бездә яши уңган халык,
Эш сөючән, тырышлар.
Гәҗиттән гел карап барам:
Алар ничек ярышкан.
Тырыш кеше лаек бит ул
Мактауга һәм хөрмәткә.
Районыбыз йолдызларын
Күрәм һәрчак «Хезмәт»тә.
Олыга да, кечегә дә
Укырлык язмалар бар.
Халыкчан булганы өчен
«Хезмәт»не яраталар.

Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА,
Норма авылы.

* * *
Пенсионер район хәлен,
"Хезмәт"тән укып белә.
"Хезмәт" газетасын уку,
Үзе бер бәйрәм безгә.

Люция Хәйруллина,
Бөрбаш авылы

* * *
Һәр чәршәмбе һәм җомганың,
Көтеп алам «Хезмәт»ен.
Шул «Хезмәт»тән укып беләм,
Районның бар хикмәтен.

Нурхания ЗАКИРОВА

* * *
Район яңалыкларын без,
"Хезмәт" укып беләбез.
Соңга калмый язылабыз,
Ел да шуңа күрә без.
Языл, әйдә, син "Хезмәт"кә,
Укырбыз кич утырып.
Район сулышын яктырта
Гәҗит битен тутырып.
Бер капчык шикәр дә отсак,
Чәй эчәрбез утырып.

Фаягөл ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250