Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Укы әле, шигыреңне, тагын укы!”

Җил-җил атлап йөрүче, кирәк икән җырлап бирүче, үз шигырьләрен яттан белүче, сәнгатьле иттереп сөйләүче, спектакльләрдә төп рольләрне уйнаучы, спортны яратучы безнең шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаны кем генә белми икән дә, кем генә шигырьләрен яратып укымый һәм тыңламый икән.

Иҗаты көлдерә дә, елата да, уйга да калдыра, гыйбрәт тә алдыра. Турысын әйтеп, гади телдә язуы аңарга халык мәхәббәтен яуларга ярдәм итте.Төрле буын вәкилләренә багышланган иҗатында тормышның үзе, хыянәтнең йөзе, сөю ялкыны ярылып ята.

Пыжмара авылында үскән кызның тормышы гел җыр-биюдән генә тормый, моңлы чаклары да күп була - Мәгъмүрә апа да язмыш сынауларын күп күрде - улын, ирен югалтты, ике кызы авыр операция кичерде. Шулчакта ул газизләренең гомере өчен көрәшкәндә табиблар алдында тез генә чүкмәде, бер баламны югалттым, зинһар, кызларымны саклап калырга ярдәм итегез дип, күпмеләр ялварды. Шөкер, Уралия дә, Сидария дә бүген исән-саулар, матур гына эшләп йөриләр. Музыкага хирыс, баянда уйнаучы Уралия көйләр иҗат итүен дәвам итә. Төрле конкурсларда катнаша, бистәнең яңа ачылган "Сөенеч" балалар бакчасында эшли, балаларны музыка серләренә төшендерүдә хезмәте зур. Сидария дә аякка басты, кабаттан спортка кайтты. Бу хоббие (чөнки аның төп эш урыны Балтач газы идарәсе) аны Сочига - Рәсәйкүләм ярышларга кадәр илтте. Бик горурлана Мәгъмүрә апа кызлары белән. Кияүләре белән тагын да ныграк горурлана. Олыгайган көнендә Аллаһы Тәгалә үзенә янә тормыш юлдашы насыйп итте. Ире Рәфкать белән чөкердәшеп яшәп яткан көннәре.

"Мәгъмүрәнең иҗаты халыкчан, шуңа да аны аудитория ярата, үз итә. Дөреслекне туры бәреп, өзеп әйтеп бирә белә. Безнең арада шундый җанга якын иптәшләр-ишләр булуы үзе бер куаныч", ди язучы-шагыйрә, журналист Фәридә апа Шакирова.

Китаплар, җырлар авторы (сер итеп кенә әйтәбез, тагын бер китап чыгарырга исәбе бар!!!), шигърияттә үз урынны тапкан (аның экс-президентыбызга багышлап язылган шигыре Минтимер Шәймиев турындагы китапның беренче битендә дөнья күрде), район Халык театры артисты, ветераннар концерты белән башкалада, хәтта төрле төбәкләргә гастрольләргә йөрүче, өлкән буынның спорт ярышларында җиңүләр яулаучы Мәгъмүрә ханымның 5 ноябрьдә туган көне- күркәм юбилее. Саулык-сәламәтлек, озын гомер, иҗатының сүнмәвен-сүрелмәвен телибез. Балаларының игелеген күреп, оныкларын сөеп-багып, райондашларыбызны әле бик озак еллар иҗаты белән сөендерергә язсын, редакциябездән аерылмасын, үткен язмаларын җиткерсен.

Әнә шулай, лаеклы ялга чыкканчы "Мехчы" җәмгыятендә эшләгән Мәгъмүрә Хөрмәтуллина югалып калмады, әле дә булса халыкка хезмәтен дәвам итә, шигырь язып кына ятмый, якыннарына сәүдә итәргә дә булыша. Яшәү рухыннан, күңел саулыгыннан аермасын Ходай һәм иҗатына гашыйк тамашачы да "тагын укы, Мәгъмүрә, шигыреңне" дип кенә торсын. Иҗат кешесе өчен әнә шунысы бик мөһим һәм кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250