Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Укымый калмадыгызмы: "Сез кабызган утның яктысы..."

Тыйнак  хезмәте белән бөеклеккә ирешкән, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, сугыш чоры ятиме булса да, күңел матурлыгын югалтмаган Мөнирә Гаязова хакында күпләр ишетеп беләдер, чөнки ул гаять тә игелекле тормыш юлы үткән, гомере буе балаларга белем биргән, укуга мәхәббәт тәрбияләгән олы йөрәкле мөгаллимә.

Күптән түгел аның хөрмәтенә Чапшар авылы клубында “Сез кабызган утның яктысы – безнең гомерләрнең балкышы!” дип исемләнгән кичә узды. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Мөнирә апаның балалары, онык-оныкчыклары, туганнары, авылдашлары, укучылары, хезмәттәшләре  килгән иде.

1934елның 3ноябрендә Таузар авылында Фәттах абый белән Рәбигаапа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз салган Мөнирә Чапшар авылының данлыклы Гаязовлар нәселенә килен булып төшә. Оста гармунчы, шофер-механизатор, балта остасы Гарәфетдин Гаязов белән биш дистә елдан артык парлы гомер кичерәләр, сигез бала тәрбияләп үстерәләр.

Мөнирә апа Гаязова Чапшар авылының данын үзләренең тырышлыклары, җыр-моңнары белән еракларга таныткан Гаязовлар гаиләсенең бер вәкиле генә түгел, ә Чапшар авылы тарихында тирән эз калдырган шәхес тә. Мөгаллимә заманында  Чапшар мәктәбендә  пионервожатый, комсомол секретаре, профсоюз кассиры, колхозда -белем җәмгыятенең җаваплы секретаре, стена газетасы редакторы, клубта драмтүгәрәк җитәкчесе, лектор-агитатор буларак  күп төрле тәрбия чараларында актив катнаша,  башлап йөрүчеләрдән була.

Кичә дәвамына Мөнирә апаның туган көненнән алып бүгенгәчә булган тормышын чагылдырган фотолардан төзелгән  презентация күрсәтелде, кунакларның котлау сүзләрен Гаязовлар нәселенең берсеннән-берсе матур чыгышлары алыштырды. Мөнирә Гаязованы котларга сәхнәгә күтәрелгән һәркем үз чыгышын ихлас рәхмәтләрдән башлады. Ул тормышта күпләр өчен  икенче әни, олы таяныч, сердәшче була. Кунаклар бу хакта горурланып сөйләде, хатирәләрне барлады, бүләкләр тапшырды. Чапшарда туып-үскән, танылган рәссам, шаржлар остасы, журналист Зөлфәт Хәйруллинның чыгышы да тамашачыларның алкышларына күмелде. Мөнирә апаның тормыш иптәше Гарәфетдин абый заманында Зөлфәт әфәндене  тальянда уйнарга өйрәткән була, әлеге кичәдә ул остазының тальянында чабата көен уйнап, биеп тә җибәрде.

Бәйрәм ахырында Мөнирә апаны оныклары җитәкләп сәхнә түренә алып менгәннән соң балаларының аның иңенә ак шәл япкан, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырган мизгелләр күз яшьләрсез генә узмады. Мөнирә  апа  үзе дә "Кыңгыраулы яшел гармун" шигырен сөйләп , җыр да башкарып,  рәхмәт хисләрен белдерде.

Гаязовлар гаиләсе элек-электән тирә-юньдә үзләренең чабата биюләре белән дан тоткан нәсел, әлеге гадәт бүгенге көндә дә гаилә символы буларак саклана. Шуңа да бәйрәм Гарәфетдин абыйның  тальянда уйнаган чабата көенең аудиоязмасына Гаязовларның күмәк чабата биюе белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл патриоты