Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ул иҗаты белән көчле

"Әгәр Аллаһы Тәгалә миңа шигырь язу сәләте бирмәсә, мин Ул куйган сынауларга түзә алмаган да булыр идемдер, бәлки..."

Балачактан иҗатка гашыйк булган, аны күңелендә бөреләндереп кенә калмыйча, чәчәк аттырган, сәхнәне үзенә буйсындырган, авыл эте ролен дә халык күңеленә үтеп керердәй итеп башкара алучы, социаль челтәрдәге танышлары өчен бары тик Балтач “мишәре” генә булып калучы, ә инде дуслары, якыннары өчен чын революционерка Гөлинә Шәйхи белән юкка гына танышасым килмәде. Театр елы булганлыктан райондашларыбыз арасыннан да сәхнә йолдызларын барлыйсы килде. Әтнә Дәүләт драма театрында нибары бер ел гына эшләвенә карамастан, үзен күрсәтә һәм таныта белде ул. Шул ук вакытта аның уңышлары күләгәдә калып килә кебек. Эльмира Сөләйманова башкаруындагы “Сине яратканны ташлама” клибын күпләребез күреп белә, җырын да күңелдән башкарып йөри. Ә бит ул райондаш кызыбызның иҗат җимеше. Әйдәгез, актриса, шагыйрә, җырлар авторы һәм тагын күп кенә без белмәгән талантлары булган Гөлинәнең үзенә сүзне бирик әле.

– Гөлинә, иҗат кешесе буларак үзең белән укучыларыбызны тәмләп таныштыр әле. Кем син, кайдан син? Нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Мин гап-гади авыл кызы. Тумышым белән Бөрбаш авылыннан. 2011 елдан ныклап шигырьләр, җыр сүзләре яза башладым һәм үземә Гөлинә Шәйхи дигән псевдоним алдым. Тулы фамилиям Шәйхетдинова. Шәйхи кыскача һәм яңгырашлы булганы өчен генә исемемә “тагылып” йөри. Күпләр инде мине хәзер Балтач “мишәре” буларак беләләр. Чөнки холкым мишәрнеке: усал, үҗәт, әрсез, турысын йөзгә бәреп әйтә торган. Белемем буенча мин актриса һәм бүгенге көндә Әтнә Дәүләт драма театры артисты. Ә шигърият театр белән бергә үрелеп бара.

– Гөлинә, актриса булу ул балачак хыялымы? Беренче рольләрең дә мәктәп сәхнәсендә башкарылдымы?

– Әйе, әллә беренче, әллә икенче сыйныфта укыган чакта ук кулга телевизор пульты тотып: “Дәү үскәч мин дә артист булам”, диеп өйдәгеләргә концерт куеп йөри идем. Ул концерт чын артистларныкыннан бер дә ким түгел иде инде. Өчәр сәгатькә сузыла иде. Мәктәп бусагасын атлап кергән чакта бу бары тик хыял булса, 11 сыйныфта бу хыял инде максатка әйләнде. Ә мин үз хыялларыма хыянәт итә торган кеше түгел. Әйттем – булдым! Ә беренче рольләргә килгәндә, мәктәп елларында мин бөтенләй сыйныфташ егет белән рэп җырлап йөрдем. Спектакльләрдә катнашканым булмады. Хәтта КВНда да. Ә ул минем өчен шул елларда зур теләк иде. Катнаштырмадылар, чакырмадылар. Беренче рольләремне дә мин студент чагымда үз тырышлыгым белән генә уйный башладым.

– Сәхнәдә башкарган рольләреңне санап үтче. Алар бер-берсенә ошаганмы?

– Театрга эшкә килү белән иң беренче ролем “Кәҗә һәм сарык маҗаралары”нда авыл эте Акбай роле иде. Минем иң яраткан ролем. Аннан инде Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” спектаклендә Римма роле. Анысы да үзенчә якын. Холык буенча нәкъ минеке. Ә Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” феериясында мин Ләззәт ролендә. Бу минем шушы 1 ел эчендә башкарган рольләрем. Алар бер-берсенә бөтенләй охшамаган. Мең төрлегә төрләнә белә торган Гөлинәнең рольләре дә шундый булырга тиештер инде ул. Иң мөһиме рольләрем булып торсын.

– Гөлинә, тормышта һәм сәхнәдә син бертөрлеме, әллә инде театр ишегенең бу ягына башка Гөлинә чыгамы?

– Юк. Алай да, бераз гына уртаклык бардыр инде ул. Тик бераз гына. Сәхнәдә мин җитдиерәк һәм тынычрак. Ә тормыштагы Гөлинә ул мең төрле. Аны аңлап бетереп булмый. Бүген мин сезнең каршыда елмаеп басып торсам, иртәгә инде мин сезнең белән исәнләшеп кенә үтеп китәргә мөмкин. Театр бит ул аерым бер дөнья. Анда миңа –  тыныч, юк-барны уйларга вакыт калмый. Ә тормыштагы Гөлинә ул гел уйлануда.

– Эльмира Сөләйманова башкаруындагы җырың 2018 елгы “Татар җыры”нда “Алтын барс” сынына лаек булды. Бу бит инде җырчының гына җиңүе түгел, ә авторларныкы да. Хис-кичерешләрең белән бүлешче.

– Әйе, җырның уңышлы булуының 60 %ы авторлардан тора. Бу җырны “Барс медиа” миннән алганда ук хит булачагын әйткән иде. Юраганнары юш килде. Мин чиксез шат. Бу беренче “Алтын барс”ым. Хыялым тормышка ашты. Бөтен күңелем белән язылган булганга уңыш казангандыр да инде ул. Чөнки бик авыр чагымда язылган җырым... Ул җырның тарихы турында бер китап язып булыр иде. “Барс медиа” бу клипның сценариен да үземә язарга мөмкинчелек бирде. Яздым. Чын тормыштан алып яздым. Тик үземнекеннән түгел. Актёрларны да үзем сайладым. Үзебезнең Әтнә Дәүләт драма театры артистлары белән Әтнәдә TMTV белән бергәләп төшердек. Бу мин катнашкан 5нче клип һәм әлеге сан һәрдаим артып торсын иде. Телевидение да миңа театр кебек үк якын. Чакырсалар һәрбер чарада бик теләп катнашам.

– Гомумән, җырлар булып киткән шигырьләрең күпме синең? Кайсы җырчылар белән эшлисең?

– Әллә ни күп түгел. 10-15ләп кенәдер. Әле кеше ишетмәгәннәре шактый. Алары өстендә эшлибез. Заказлар күп, илһам юк. Илһам булганда, вакыт юк. Иң беренче җырымны Рада башкара. Ул “Сөю бүләк итәм” дип атала. Бу җырга инде 4 еллап бардыр. Аягы җиңел булды. Шуннан бирле җырлар иҗат итәм. Villi (Вильдан Шәмсетдинов), Миләүшә Сафина, Ленар Гыйләҗев, Эльмира Сөләйманова, Алмаз Исламовлар җырларымны башкара. Калганнары әлегә сер.

– Тормышыңда авыр чорлар булганда кулыңа каләм алып кәгазь битенә «бушанасыңмы» яки иҗат итәр өчен сиңа тыныч мохит, күңел күтәренке булу кирәкме?

– Әгәр Аллаһы Тәгалә миңа шигырь язу сәләте бирмәсә, мин Ул куйган сынауларга түзә алмаган да булыр идемдер, бәлки. Мин иҗатым белән көчле! Бөтен җаным, бөтен күңелем – шигырьләрдә. Ничек бар – шулай. Кешегә ошаса да, ошамаса да – ул минем күңел халәтем, минем уйлар. Минеке. Калганы мөһим түгел. Тормышның иң авыр вакытларында мине иҗат һәм театр гына алып калды. Аллаһы Тәгаләгә шөкер. “Җилкәннәр җилдә сынала” диләр бит. Сыналсам да сынмам әле. Иң мөһиме – җаным тыныч, якыннарым исән-сау булсын.

– Шәхси тормышыңа килгәндә таянычың дип кемне атар идең? Сөйгән ярың бармы?

– Эш белән шәхси тормышка вакыт калмый да диярлек. Үз парымны әле очратмадым. Ходайдан язган сәгать әле сукмаган, димәк. Аллаһыга шөкер, таяныч булырдай дусларым бар. Алар бармак белән генә санарлык һәм сыналганнары. Дуслар арасында кызларга караганда егетләр күбрәк. Моны мине белгәннәр белә инде. Егетләр икейөзле түгел, турысын бәреп әйтә торган. Шуңа егетләргә хөрмәтем зур.

– Бүгенге тормышта яшьләр авылда нәрсә калган дип калага китәргә җай эзлиләр. Бу вәзгыятькә синең карашың ничек? Балтачыбызда калмасаң да, эш урының шәһәр белән бәйле түгел бит.

– Мин алтын урталыкта: авылдан да китмәдем, ләкин шәһәргә дә барып җитмәдем. Җанга якын эш булса, кайда да рәхәт.

– Гөлинә, җанлы әңгәмәң өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә уңышларың күп булып, алар өчен сөенеп яшәргә язсын. 

фото: Гөлинә Шәйхинең  в контактедагы шәхси битеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә