Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ул минем кеше булмаган…»

Күп кенә яшь кызларның йөрәген әсир итәргә өлгергән Марат Яруллин аздан гына өйләнмичә калган.

Марат Яруллин ТНВда чыгып килүче «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биреп, артист бәхет һәм популярлык темаларына да тукталды.

«Мин — бик бәхетле кеше. Минем янымда исән-сау әти-әнием, дусларым, туганнарым, якыннарым бар. Мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Минем иҗатны тамашачы ярата, бу — Ходайның бүләге. Аннан да зур бәхет бармы?» — ди Марат.

Ул гаилә кору турында хыяллануын белдерде. Баксаң, җырчы 22 яшендә аздан гына өйләнмичә калган. Абыйсы белән туйга чакырасы кешеләр исемлеген дә төзегән булган. «Ходай Тәгалә шулай эшләде. Минем кешем булмагандыр. Хата ясарга җыенуымны сиздем. Ялгышканмын», — диде 30 яшен тутырган җырчы.

Моннан ары ялгышырга язмасын инде.

Чыганак

Фото: Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марат