Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ул һәрчак ихлас

«Әдәбиятка талантлы яшьләр килми бит ул хәзер», дип зарланучылар күп. Ә мин һич кенә дә килешмим.

Алар бар, һәрхәлдә аз булсалар да. Хәер, күп булсалар, иҗат җимешләренең тәме дә башкачарак булыр иде.
Үзебезнең район кызы Эльвира Һадиеваны гына алыйк, аның кабатланмас үз тавышы, әйтер сүзе. Аның шигырьләре ихласлыгы, эчкерсез самимилеге белән хәйран калдыра. Татарстан китап нәшрияты «Ак юл» дип исемләнгән җыентык бастырып чыгарган иде. Биредә унике яшь авторның шигырьләре урын алды. Билгеле, алар арасында безнең Эльвирабыз да бар. Күптән түгел Эльвира Һадиеваның «Бүгенгедәй ихлас булалмабыз» дигән тәүге китабы дөнья күрде. Яшь шагыйрәнең 100гә якын шигыре тупланган китапны кулыма алу белән зур горурлык хисе кичердем. Урман-кырлары һәм сайрар кошла¬ры белән, җырга, моңга һәвәс кешеләр белән аерылып торучы үзебезнең Балтачныкы булуы өчен горурландым.
Беренче мәхәббәт, тәүге хисләр һәм ниһаять беренче китап. Шагыйрь булып туган шәхес өчен шулар-дан да кыйммәт, шулардан да кадерле тагын ни бар?! Мең еллык чал тарихы булган шигърияткә төкле аягың белән рәхим итеп, иҗат уты белән янып яшәргә язсын сиңа, Эльвира!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250