Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ул вакытта безнең мәхәббәт бик матур иде

Дилә Нигъмәтуллина: «Без бала турында уйламый да, теләми дә идек. Мин бала тапмыйм, болай да рәхәт дия идем»

Җырчы Зәмирә Рәҗәпованың «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына интервью биргән.

«Безне чынлап та музыка берләштерде. Ул вакытта безнең мәхәббәт бик матур иде. Һинд киноларындагы кебек, җырлар язарлык, бик күп җырлар да язылды бит инде. Аңа 20, миңа 23. Ул да студент, мин дә. Мин концертка әзерләнә идем, үземнең альбомны әзерләгән вакытта аранжировкалар эшли-эшли кавышып та куйдык.

Рәхәт чак. Сафинә алты елдан туды. Без бала турында уйламый да, теләми дә идек. Мин бала тапмыйм, болай да рәхәт дия идем. Шундый вакытларым бар иде, хәтта ышанасы да килми. Әни, туганнар әйтә башлагач кына, уйнап кына «бәлки бала табаргадыр» дип, уйнап кына таптык. Җиңелчә генә. Әйдә-әйдә дип. Туй да шулай булды. Марат җиңел кеше. Конфликтларны яратмый, алардан китә. Конфликтсыз узды тормыш», дмп яза Сәхнә.

Бу хакта тулырак:  Интертат

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дилә Нигъмәтуллина