Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ур-ра! Зәлиябез тагын беренче!

Бу хәбәр сыйныфның социаль челтәрләрдәге төркемнәре аша яшен тизлегендә һәрберебезгә иреште.

Кем ул Зәлия дисезме? Ул минем якын дустым, классташым, партадашым. Быел 18нче тапкыр үткәрелгән балалар һәм яшьләр Бөтенроссия эстрада фестиваленең Балтач зонасында вокал-соло номинациясендә ул беренче урынны яулады. 
Зәлия бу уңышка ничек ирешкән дисезме? Иптәшемнең гаиләсе дә – җырлы-моңлы, иҗади гаилә. Әтисе Фәнил Фәритович та, әнисе Чулпан Рөстәмовна да, абыйсы Рәмзил дә музыкаль белем алган, җырлыйлар, музыка уен коралларында уйныйлар. Гимназиянең бер генә концерты да алар чыгышыннан башка узмый: дуэт булып та, трио һәм квартет ясап та җырлыйлар. Гаилә бәйрәмнәрендә дә бергәләп катнашып, “Иң музыкаль гаилә” номинациясендә җиңү яуладылар. Менә шундый гаиләдә тәрбияләнгән дустымның сәләтле булуы бик табигый.
Өйдә Зәлиянең сәләтен ачуга әти-әнисе күп көч кертсә, музыка мәктәбендә аның белән вокал укытучысы Гүзәл Рәисовна шөгыльләнә. Болар өстенә дустым бию түгәрәгенә дә, фортепьянога да йөрергә өлгерә.
Мин Зәлияне балалар бакчасыннан бирле беләм. Ул шул вакыттан ук позитив булуы һәм максатчанлыгы белән аерылып торды. Ул сәхнәгә беренче тапкыр 3 яшьтә менә. 6 яшендә “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесенә барган. “Үзеңне ничек хис иттең ул вакытта?- дип сорагач:
- Мин күкнең җиденче катында идем. Аз гына курку булды, әмма мин аны җиңеп, яхшы итеп чыгыш ясый алдым, - дип җавап бирде.
Бу беренче адымнар иде. Соңгы елларда “Без бергә” республика фестивалендә – 1, XVII ачык республикакүләм “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә – 1, “Нократ моңнары” фестивалендә гран-при һәм башка бик күп уңышлары булды. Узган ел шундый зур уңышлары өчен Мәскәүгә Президент чыршысына бару бәхете елмайды үзенә. Тырышлык һәм максатчанлык – менә аның җиңүләренең сере.
Берничә көнгә конкурсларда югалып тора да, яңадан гап-гади укучы булып, гимназиягә килә. Минем белән бер парта артына утырып, тырышып укый. Шундый зур үрләр яуласа да, борын чөйми, сыйныфташлары белән рәхәтләнеп аралаша, класстагы бөтен эшләрдә катнаша. Ул кызыклы әңгәмәдәш, яхшы дус, инициативалы, актив, креатив кеше. 

Лилия Гарифуллина
Балтач гимназиясенең 7А сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыйныфташ