Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Урамнарга моңнар бирә Ямьле авыл кичләре

Таузар иле авылында «Авыл киче» үтте

Күптән түгел Таузар иле авылында милли моңлы, җырлы-биюле, уеннарга-бәйгеләргә бай «Авыл киче» үтте.

Шөкер, әйт авылым, кайда соң моң, моң кайда соң, әйт, урам? — дигән чаклар үткәндә кала бара, янәдән гореф-гадәтләребезне яңартып, милли гармун моңнары өстенлек ала, тальян тавышлары ишетелә. Балтачыбызда бер генә бәйрәм дә милли моңнарсыз узмый хәзер, өлкәннәр сузган гармун моңнарына яшьләр дә кушыла, кайткан кунаклар кулында да гармун, тальян күреп куанабыз.

Ә Таузар иле милли моңнарның нәкъ үзәге инде, авылларда гөрләп узган сабантуйларыннан соң тынлык урнашканда, Таузар иле уллары Фәргать Усманов белән Азат Зыятдинов гармун, тальяннарын кулларыннан төшермәде, урам әйләнү гадәтен бетермәде. Кызганыч, икесе дә мәрхүм инде, тик Тау зары иле, аның халкы авылны моңга күмеп, гөрләтеп яшәткән асыл улларын онытмый, нинди генә чара узмасын, һәрчак искә алалар.

Авыл киче дә унлап гармун-чының өздереп гармун уйнавыннан башланды. Шәрипҗан Хөсәенов, Ринат Әхмәдиев, Илһам Шакиров, Марс Никитин, Рафил Ибраһимов, Ирек Галиуллин, Шамил Усманов, Руфинә Мозаффарова, Ильфир Нотфуллин, Азат Харисов уйнап та күрсәттеләр, болай да ямьле табигать кочагы тагын да нурланды. Арада Ринат абый Әхмәдиев Ханты-Мансийскийдан кадәр кайткан.

— Ринат минем сыйныфташым, — ди гармунчы Рафил Ибраһимов. — Ул Хәсәншәех, мин Карадуган егете, бергә укыдык. 40 еллап эшләде инде ул чит төбәкләрдә, хәзер менә Балтачка күченергә йөри. Уйнап та күрсәтә гармунда, искиткеч матур уйный, афәрин аңа!

Рафил абый үзе дә моңга гашыйк кеше, гармун дисәләр, иптәш гармунчылары кебек исе-акылы китә. Авыл кичен дә бик ошаткан, мактап бетералмый.

— Гади генә бер бәйрәм булыр дип көткән идек, әйтеп бетергесез дәрәҗәдә яхшы «Авыл киче» булып чыкты ул, күңелгә ошый торган, бик күркәм иде, — ди Рафил абый. — Авыл халкы бердәм булып, бергә оештырганга күрә шулай матур булгандыр инде. Оештыручыларга зур рәхмәт! Вәт оештырып та күрсәткәннәр, күңелләр хушланды, җаннар тынычланды, ел буена җитәрлек рәхәтлек алдык. Бүләкләре дә әйтеп бетергесез яхшы иде.

Гармунчылар күрше-тирә районнардан да килгәннәр, мәсәлән, Марс Никитин Кукмарадан, Руфинә Мозаффарова Сабадан килгән. Руфинә ханым Балтач якларындагы бер генә гармун бәйрәмен дә калдырмый, һәрчак Балтач үзешчәннәре янәшәсендә күрәбез аны, шулай якташлык хисләрен саклап яшәве өчен рәхмәт аңа. Уеннарда да бик актив ул, утынын да кисә, герен дә күтәреп чаба... Гармунчылар бәйрәмне дә ачып җибәрде, мәйдан да әйләнде, концерт номерлары арасында чыгышлар да ясады, мәйданнан читтә моң тулы күңелләрне дә җырлаттылар.

Шушындый матур Авыл кичен үткәрү идеясе Таузар иле килене Зөлфия Ибраһимовада туа. Зөлфия заманында үзе дә гөрләтеп сабантуйлары, авыл бәйрәмнәре үткәрүгә хирыс кеше, авылның патриоты Әкълимә ханым Ибраһимованың улы Азатта кияүдә. Әкълимә апа инде күптән мәрхүм, искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен, ә инде килене белән улының күңелендә бу бәйрәмне әниебезнең якты истәлегенә дә багышладык дигән уйларны укымый мөмкин түгел.

— Узган ел ук балалар сабан туе оештырасы килде, — ди Зөлфия Ибраһимова. — Тик оешып бетеп булмады. Менә быел «Авыл киче» итеп уздырдык һәм ул без көткәннән дә матуррак килеп чыкты. Ни өчен шулай килеп чыкты, чөнки биредә бөтен авыл халкы диярлек катнашты. Оештыру эшләреннән башлап, бәйрәмне гөрләтүләрен дә кушып, азагына кадәр авылның олысы-кечесе тырышып йөрде. Мин шундый да сокландым Таузар иле балаларының җыр-биюгә, шигырьгә талантлы булуларына, аларны өйрәтеп тә торасы юк, әзер кадрлар инде менә! Ул балаларның күплеген күрсәгез икән сез! Менә шул балалар милли гореф-гадәтләребезне онытмасыннар, аларның асылын аңласыннар өчен дип үткәрелә дә инде шушы бәйрәмнәр. Кайбер бала әрәпәнең ни икәнлеген дә белми бит, ә монда бәйрәмнең башы әрәпә — милли бәйрәмгә бүләк җыюдан башлана, бала аны күрә, чиккән сөлгеләрнең әһәмиятен сорый, дәрәҗәсен аңлый, тәм-том өләшүнең юмартлыкка, бәрәкәткә, күңел күтәренкелегенә илтүенә төшенә, йомырка җыюның да кызыгын таба. Нәк менә шул максатта, яшь буынга борынгы әби-бабаларыбызның йолаларын сеңдереп калыйк дип үткәрелде инде Тау Зары авылы киче.

Бәйрәм сүзе чыгуга, иганә-челәр дә бик теләп булыша. «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдинов, мәшһүр шәхес Азат Зыятдиновның улы Нариман, Илшат Әхмәтов, Рушад Йосыпов, Фәннур Абдуллин, Ильяс Хәлиуллин, Саяра Ибраһимова, Илшат Минһаҗев, Хәлиуллиннар, Абдуллиннар, Ибраһимовлар гаиләләре, Рәис Хөсәенов, Тау Зары авылы мәчете һәм тагын бик күпләр иганәчелек ярдәме күрсәтә. Авылда ялт иткән мәдәният йорты бар, ә мөдире юк. Шуңа да бөтен оештыру эшен авыл халкы үз җилкәсенә ала. Гаять тә актив, чын патриотларга әверелә ул көннәрдә авыл халкы. Олы яшьләрдәге Гөлфәния Гомәрова да милли кием дигән номинация кертегез әле, дигән тәкъдим белән чыга, һәм бәйрәмгә милли киемнән килеп, бүләк тә ала. Хөрмәт дигән олы хисләрдән башланган бәйрәмнең азагы яхшы тәмамланачагы болай да мәгълүм, биредә өлкән буынга зур итеп табын корганнар, әби-бабаларны чәй эчерткәннәр. Танылган алып баручы, райондашыбыз Айдар Галиәскаров бәйрәмне искиткеч күңелле итеп уздырган, аның тәэсирләре, шулай ук заманча күчмә мичтә пешкән коймак исләре (коймак пешерүне эшмәкәр Рафис әфәнде оештырган), самавыр чәенең, корбан итеннән пешерелгән пылауның тәмнәре әле бик озак сакланыр. Таузар гимны белән башланган бәйрәм әнә шулай күңелләрне хозурландырырлык дәрәҗәдә булган, җирлек башлыгы Шамил Низамиев та авыл халкына, оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Тау Зары иленең талантлы егете Рашит Сабиров та бәйрәмнең матур узуына үзеннән зур өлеш керткән. Бәйрәмдә иң өлкән кешегә бүләк тә тапшырганнар, мобилизацияләнгән ике егетләре бар икән, аларның гаиләсен дә бүләксез калдырмаганнар, 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да онытылмаган, алар нибары өчәү генә, тик бер дә юк түгел бит, алга таба ишәер, иншаллаһ.

— Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр сыгылып эшләүче авыл халкына зур рәхмәт, — ди оештыручыларның берсе булган Зөһрә. — Ахырдан җыештырырга да килделәр. Шушы традицияне дәвам итеп, алга таба да үткәрә калсак, соңыннан җыештыруга килүче ир-егетләребез тагын да күп булыр әле. Оештыра башлагач бөтен нәрсәсе дә кирәк бит аның, палаткаларны булдыруда менә «Вамин» җәмгыяте булышты, баннерларны эшләү дә зур чыгымнар сорый, барысына да теләктәшлек белдерүчеләр булды. Батутта да балалар бушка сикерде. Авылның ямен саклап яшәүчеләргә ихлас йөрәктән рәхмәт беледерәсебез килә.

Ярыш-бәйгеләргә мул бәй-рәмдә барыбер бер номинация калган әле, үзләре язган шигырьләрен сөйләүчеләр өчен билгеләгән булганнар аны.

— Тау Зары илендә күңеленнән ургылып чыккан хисләрен ак битләргә төшерүчеләр күп, әмма алар өйләрендә генә качып язып ятучы үзешчән шагыйрьләр, аларны халык алдына тартып чыгарасы килгән иде, тик булмады, сыешып бетә алмадык, җиңүчегә дип алган яхшы бүләгебез дә калды, барыбер нинди дә булса бер бәйрәмдә уздыдырга исәп бу бәйгене,— ди Зөлфия Ибраһимова.

Таузар иленең «Авыл киче» үткән табигать кочагында һаман да бәйрәм бара кебек, элек сабантуйлары үткәргән тирәлек икән бу, шуңадырмы инде һаман тальян моңнары яңгырый, бәйрәм дә гөрли сыман. Таузар иле халкы кебек миллилекне югалтмыйк, традицияләребезне саклыйк, яшь буынны милли көйләргә өйрәтик, өлкән буын гармунчылар сафында аларны да күрик, алдан гармун тартып барсалар да бер сүз юк, тик ата-бабаның милли уен коралларын гына сакласыннар, онытмасыннар.

Рафил Шакиров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл көне