Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Урыныгыз булсын гел түрдә!”

6 октябрь көнне, Чапшар авылы өлкәннәрен хөрмәтләп “Урыныгыз булсын гел түрдә!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.

"Алар дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без аларга һәрчак бурычлы, без алардан үрнәк алып яшәргә тырышабыз. Бәйрәмебез авылыбыз имамының хәер-фатихасы һәм Норма авыл җирлеге башлыгы Шәрифҗанов Радик Наил улының, күмәк хуҗалыктан өлкәннәрне хөрмәт итеп килгән килгән Азат Ганиевның котлау сүзләре белән башланып китте. Өлкәннәребез өчен авылыбыз үзешчәннәре тырышлыгы белән бик матур концерт программасы әзерләдек. Оныкларының дәртле биюләрен шатланып карап, чабата биюенә үзләре дә кушылып биеделәр. Бәйрәмебезнең иң өлкән кунагы, сугыш чоры ятиме 85 яшен тутырган Мөнирә әби Гаязованың яшь чактагы хәтирәләрне искә алып, изге теләкләрен җиткереп “Кыңгыраулы яшел гармун” шигырен сөйләвен һәркем тын да алмый тыңлады. Бәйрәм мәҗлесе чәй табыны артында дәвам итте. Өлкән кешенең әздән дә күңеле була. Алар бәйрәм кичәсеннән яшәү көче алып, бик тә канәгать булып , рәхмәтләр укып таралыштылар", дип хәбәр итә үз хәбәрчебез Гүзәлия Вәлиева.

Фото: Гүзәлия Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне