Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уйлан, Кешем!

Райондашларыбыз иҗаты

Тыңлыйсыңмы, Кешем, сиңа дәшәм?!
Кечеме син, миннән олымы.
Ничек яшисең син, иманлымы,
Бу сораулар сине борчыймы?
Кисәк кенә, әгәр көтмәгәндә
Җаның басса хөкем каршына.
Ни дип җавап бирер иде икән,
Уйлыйсыңмы шулар хакында?
Утырттыңмы агач, йөз төп, димим,
Нихәлләрдә бабаң нигезе?
Үстердеңме бала игелекле,
Күршең белән дуслык көчлеме?
Санап кара гомер елларыңны,
Юлларыңны алар эзеннән.
Мәгънә табасыңмы яшәвеңнән,
Бәйлеме син Туган җиреңнән?
Ике адымын гына булса да
Эшкәрттеңме, чәчеп-урдыңмы.
Юлда яткан берәр таш кисәген
Иелеп алып читкә куйдыңмы?
Рәхмәтлеме сиңа әткәң-әнкәң,
Туганнарың, дуслар, башкалар...
Сәламлиме сине башын иеп,
Үткән чакта бала-чагалар?
Изге гамәлләрең бассын, дисәң,
Үлчәү тәлинкәсен уң якка.
Кичерә бел, сине рәнҗетсәләр,
Авыр сүзләр әйтеп нахакка.
Уйлан, Кешем! Уйла соң түгелдер,
Гамең белән акыл шуңарга.
Ходай мәрхәмәтен кызганмый ул
Өмет белән кулын сузганга.
Фото: http://www.oculus.ru/blog.php?id=7658

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250