Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уйлар – ак биттә, шагыйрь кебек яхшы нияттә (+фоторепортаж)

Февраль – Җәлил ае, татар халкының батыр улы Муса Җәлилне дөняга тудырган ай. Геройның исемен телгә алуга башкалабыз Казанда куелган богаулы шагыйрь һәйкәле күз алдына килә дә, үзебезнең Карадугандагы Муса Җәлил музее искә төшә. Моабит дәфтәре, җәлилчеләр, төрмә, “Кызыл ромашка” – нигездә, музейга кергәнче үк күңелгәннәре шушы.

Нәкъ менә биредә Карадуганның 5нче сыйныф укучыларын “Кызыл ромашка” штабына кабул итеп алалар, һәм әлеге штаб та бары тик Карадуган гимназиясенә генә кагыла. Аны мәшһүр мөгаллим, бик күп тарихи китатплар авторы, Себер трракты һәм Муса Җәлил музейларына нигез салучы Бакый Зыятдинов тормышка ашырып калдырды. Һәм менә Муса Җәлилнең туган көн тирәләрендә янә биш уку алдынгысын штабка кабул иттеләр. Әлеге тантана шаһитлары – башкала кунаклары Илгиз Зәйни белән Эльмир Низамов та үткәннәр кайтавазын ишеткәндәй, таң калдылар. Пионер чакларда җырланган җырларны ишетеп, үзләре дә искә алып, кушылып җырлап утырдылар. Инде күптән саф татарча сөйләм телен ишеткән юк иде, дип, балаларга биргән антларына тугры калып, татар телен саклап, халкыбызның бөек улларын онытмый яшәргә өндәделәр. Югары сыйныф укучысы Зөһрә Камалиева кунакларга Муса Җәлил музее буйлап экскурция оештырды, талантлы укучы, инде хәзердән үк туризм өлкәсенә гид итеп куярлык. Афәрин, Зөһрә, сөйләм телең дә матур, эзлекле, аңлаешлы, каушасаң да йөзеңдәге нурыңны җуймый беләсең. 
Үзгә чараның икенче өлеше Карадуган гимназиясендә дәвам итте. Актлар залына җыелган 5нче һәм 11нче сыйныф укучылары атаклы шәхесләр белән очрашуны зарыгып көтте. Сораулар да күңелле иде, Илгиз Зәйниев белән Эльнар Низамовның балачагы, сәнгатькә килүләре, иҗатта, тормышта нинди булулары – бик кызык иде, әлеге күркәм шәхесләрнең тормышлары белән кызыксынып баручылар өчен аларның яңа якларын ачу, холыкларын белү тагын да кызыклы булды. Укучылар җырларның да аһәңлесен, миллиен, җиренә җиткереп башкарылганлыгын сайлаган. 
– Хыялларыгыздан читкә тайпылмагыз, – диделәр кунаклар укучыларга амәнәт итеп. – Хәзер бар уйлаган идеяләрне дә тормышка ашырып була. Иҗат итәргә телисез икән, уйланып, аннан язармын дип йөрмәгез, утырыгыз да языгыз, аннан үзгәртергә, төзәтергә була аны, иң мөһиме, уегыз ак биткә төшсен һәм ул уй-хыяллар дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле булырга тиеш, – дигән изге теләкләрен җиткерде алар балаларга. Гимназиянең карап торышка ук ут - шук егете Эльнар Низамовның фортепианодан уйнавын сорады. Залда искиткеч моң яңгарый: чын көй һәм аны чын профессинал үзе башкара. Гаять тә күркәм очрашу кичен Карадуган авылы мәдәният йортында Әкият дәүләт курчак театрының “Су анасы” спектакле (рижессеры Илгиз Зәйни) белән дәвам итте. Әнә шундый мәгънәле, кызыклы, гыйбрәтле очрашу узды Карадуган авылында. Күңелләрендә күпкырлы идеяләр йөрткән балаларга файдалы булгандыр ул дип уйлыйк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев