Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Узган җомга Кәннәдә зур фестиваль узды (+фоторепортаж)

6 декабрь көнне күрше Малмыж районының Кәннә мәдәният йортында икенче ел рәттән “Содружества” дигән регионара фестиваль-конкурс узды.

Әлеге конкурс Идел буе тирәлегендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең җыр-моңнарын, борынгы гореф-гадәтләрен барлауга, танытуга, сәләтле балаларны ачыклауга багышланган иде. Бәйге бик матур узды.

Безнең районнан да бакча, мәктәп балалары актив катнашты. Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасы, Кариле, Сосна, Чепья, Бөрбаш, Алан, Көшкәтбаш, Бөрбаш, Сырья , Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбе, Карадуган гимназиясе, Арбор, Шубан, Шеңшеңәр һәм башка белем һәм тәрбия учаклары катнашты.

Әйдәгез әле, әлеге бәйгедә кемнәр ничәнче урын алган, нинди уңыш казанган, комментарийга языйк әле.

Безгә мәгълүм булганнары арасында “Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре “дигән театральләштерелгән күренешләр номинациясендә Балтач гимназиясенең 3 “б” укучылары әзерләгән “Каз өмәсе” беренче урынны, Балтач мәктәбе укучылары икенче урынны яулады. Кариле балалар бакчасы балага исем кушу йоласын сәхнәләштереп, беренче урын алды.

Күршеләрнең дә, Балтач балаларының да чыгышлары искиткеч яхшы хәзерлекле иде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

"Аулак өй" күренеше
Балага исем кушу йоласы күренеше
“Каз өмәсе” күренеше

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль-конкурс Малмыж