Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Вакыт, тукта!

Озын кара чәчләремне Сүтеп, сибәм җилләргә. Вакыт сузам Өмет белән Үткәннәрне җирләргә. Болытларга ияреп китсәм, Сезне табармын кебек. Менә-җаным. Бераз керле... Сәгать итеп, куй элеп! Акрын гына, Тамчы. Тамчы. Келәм җәй асларына! Кайтмаска дип, Үткән көннең Хатирәләре тама. Еллар үтәр - Соңгы тамчы. Мин - башка. Бу - мин түгел....

Озын кара чәчләремне
Сүтеп, сибәм җилләргә.
Вакыт сузам
Өмет белән
Үткәннәрне җирләргә.

Болытларга ияреп китсәм,
Сезне табармын кебек.
Менә-җаным. Бераз керле...
Сәгать итеп, куй элеп!

Акрын гына,
Тамчы.
Тамчы.
Келәм җәй асларына!
Кайтмаска дип,
Үткән көннең
Хатирәләре тама.

Еллар үтәр -
Соңгы тамчы.
Мин - башка.
Бу - мин түгел.
Киткән җилләрне сагынып,
Сыктамас бүтән күңел.

Кабер ташыгыз танымам,
Исемнәр онытылыр.
Еллар аша үткән төер
Җиңел генә йотылыр.

...Кыргыйдыр мин.
Кылгандыр мин.
Тиле мин!
Сәрләүхәсез...
Үткәннәрнең җебен өзмәк,
Өмет яна
Мәгънәсез.

Күз яшьләрем-
Тозлы чишмә.
Усал җилләр коена.
Кайтмаска дип киткән җаннар
Онытылмас тоела.

Бир җанымны!
Мин салмадым
Сезне кайтмас җирләргә.
Вакыт
Тукта!
Кулым бармый
Үткәннәрне җирләргә...


Гүзәл Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250