Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Васил Шәйхразиев: “Сезнең эшләрне карау ул бер ләззәт”

Васил Шәйхразиев: “Һәрвакытта да сезнең районга җиңел күңел белән киләм."

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм бертөркем кунаклар районыбызга эшлекле сәфәр кылдылар. Алар төрле җирләрдә булып, районыбыз белән таныша алдылар. Әлеге сәфәр район мәдәният үзәгендә тәмамланды.

Анда район башлыгы Рамил Нотфуллин районыбыз кунакларын күркәм эшләребез белән таныштырып: “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына официаль старт бирелгәннән бирле районыбызда күптөрле чаралар үткәрелде. Балтачыбызның киңкырлы халкы, җыр-моңга гашыйк укучылары төрле конкурс, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуладылар”, диде.

Васил Габтелгаязович та Балтачка булган хөрмәтен белдереп: “Һәрвакытта да сезнең районга җиңел күңел белән киләм. Чөнки сез табигать ягыннан да, үзегезнең буыннан-буынга бирелгән тәрбия белән дә чын татарлар булып торасыз. Сез киң күңелле, өстәлләрегез һәрвакытта да түгәрәк һәм сезнең эшләрне карау ул бер ләззәт” дип зурлап нәтиҗә ясады.

Район мәдәният йортында районыбызның йөзек кашы булган җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары, “Татар сүзе” бәйгесе җиңүчеләре чыгышы нур өстенә нур булды.

Фото, видео: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Васил Шәйхразиев: “Сезнең эшләрне карау ул бер ләззәт”

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач мәдәният үзәге Васил Шәйхразиев