Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Васыять

Алан авылында 1938 елның 25 маенда дөньяга килгән һәм 2015 елның 18 октябрендә вафат булган Хәмидулла Вәлиулла улы Идиятуллинның васыяте:

Балаларым дога кылсын диеп,
Язып бармакларым талдырам.
Мине сагынганда укырсыз дип,
Васыятемне язып калдырам.

Табигатьнең сары көзләрендә,
Бәлки минем соңгы көннәрем,
Авырудан әгәр савыкмасам,.
Гомерем бетеп, үлеп китәрмен.

Савыгырга насыйп булмады шул,
Җаным очты биек күкләргә.
Балаларым, чиксез рәхмәт сезгә,
Ташламадыгыз соңгы көндә дә.

Гомерләр дә бик тиз узып китә,
Соңгы көннәреңә җитәсең.
Ходай биргән гомер чиксез түгел,
Барсын ташлап беркөн китәсең.

Үләрмен дә мине онытырлар диеп,
Юкка гына, йөрәк, янасың.
Алан урамнары сагыныр әле,
Үзе үстергән газиз баласын.

Әбиләргә чиксез рәхмәт булсын,
Төн чыктыгыз минем янымда.
Хәзер минем соңгы урын
Алан зиратының кыйбла ягында.

Сөйлим әле сезгә сүзләремне,
Йөрәгемнән түгелә моңнарым.
Мин үлгәчтен укытыгыз Коръән.
Тәрәрзәдән килеп тыңлармын.

Кабер эчләренә килеп кергәч,
Җавап алыр өчен килерләр.
Чын иманың булса яннарыңда,
Җәннәтләрдән урын бирерләр.

Тар кабердә мин ятармын,
Барыгыздан дога көтәрмен.
Искә алсагыз, җаным тыныч булыр,
Онытсагыз нихәл итәрмен?!

Сахраларга чыгып йөргәндә,
Хөзер Ильяс булсын юлдашың.
Кабер эчләрендә ялгыз ятам,
Иманыбыз булсын юлдашым.

Зинһар, укытыгыз миңа Коръән -
Васыятем минем шул булыр.
Әгәр миңа Коръән укытсагыз,
Кабер эчләрендә нур булыр.

Балалаларым, оныкларым, сезгә әйтәм -
Бу бит минем актык сүзләрем.
Инде миңа Коръән укытсагыз,
Якты булыр минем гүрләрем.

Садәка бирегез минем өчен,
Мине яткырмагыз газапта.
Мин бит сездән кайтып сорый алмыйм.
Мин тоткында, ә сез азатта.

Балаларым һәм дә оныкларым,
Сез бит минем газиз балалар.
Атна кичләрендә рухым кайтыр,
Тәрәзә артына килеп тыңларлар.

Сәгыйдә җаным, балаларым, оныкларым,
Кан-кардәшләр, авылдашлар, якын дуслар.
Алып барып җиргә иңдергәчтен,
Тәхлил укып, туфрак салыгыз.

Кәбир Камалов,
Алан авылы.
Фото: vk.com



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250