Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ветераннар сәхнә яулый

Норма мәдәният йортының үзешчән сәнгать ветераннары республикада игълан ителгән «Балкыш» фестивален районда беренчеләр булып башлап җибәрделәр.

Юкка гына аларны беренчеләр итеп билгеләмәгәннәрдер. Чөнки Норма ветераннары күңелдә җылысы озакка сакланырлык концерт программасы күрсәттеләр. Бу чын сәнгатьчә тамашаны хәзерләүче һәм алып баручы мәдәният ветераны Асия Шәрипованың зур уңышы дип бәяләнә.


Сәхнә җиренә җиткереп башкарган хезмәтне генә кабул итә. Җырлыйсы, биисе килгән өчен генә сәхнәгә менгән һәркем тамашачыга рухи байлык өсти алмый. Халык каршына чыкканда син инде үз һөнәреңнең чыныккан остасы булырга тиеш. Сәхнә ветераннары шуны расладылар. Бу җирлектә затлы җырчыларның күп булуы сокландырды. Һәр җырчы үз яшьлегендәге иң популяр җырларны яңартып тамашачыга бүләк итте һәм хезмәте өчен өзелмәс алкышларга күмелде.


Зөлхәбирә Шәрәфетдинова («Яшь наратлар»), Зилира Әхкямова («Ак күл»), Рәйхән Гыйбадуллин («Әниемә хат»), Гөлшат Закирова («Әйткән идең»), Зәки Сәрваров («Һаман яратам»), Кадрия Җәләлова («Шәмдәл»), Габделфәрт Хаҗиев («Чит җирләргә чыксам»), Рамил Галимов («Карачтау авылы көе»), Шәһидә Садыйкова («Җыйдым җиләк»), Тәлгать Сабиров (« Кайту», «Син кайда идең?») үзләренең кабатланмас башкару сәләтләрен күрсәттеләр. Яшьлек җырлары күңелләренә сеңеп яшәгәнгә, аның моңын, сүзләрен халык җанына тулысынча сала алдылар.


Халык авыз иҗатының бик борынгы төре булган мөнәҗәтләрне дә тамашачы ихластан тыңлады. Аларны матур итеп Гәүһәрия Шәрифуллина көйләде. Һәр ветераннар концертында тамашачының көтеп алган «Чабата» биюен дә биючеләр спектакль итеп башкардылар. Дәртле бию көе ишетелүгә таякка таянган бабай талпынып биеп китәргә азаплана, әмма барып чыкмый. Ул яшьләрне чакыра. Сәхнәгә очынып ике кыз биеп чыга. Үзләренә генә күңелсез булгач, алар биюче егетне чакыралар. Бергәләп бииләр. Егетне башкаларга бирмәс өчен иң оста биюче кыз чыгып бии. Барысы да дуслашып, биеп сәхнәдән чыгып китәләр. Алар биегәндә, әйтерсең, сәхнә белән зал тоташты.


Миндә 1998 нче елда чыккан «Мәдәни җомга» газетасының бер саны саклана. Анда музыка белгече, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүлеге иясе, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗановның зур күләмле мәкаләсе урнаштырылган. «Әле дә хәтеремдә, Балтач районына баргач, "Тегүчеләр биюе"н күреп таң калган идем. Безнең белән сәфәр чыккан хаҗәр(венгр) белгечләре аны кинотасмага яздырып алдылар һәм әйттеләр: «Нинди үҗәт халык сез? Бу бию сәнгать әсәре бит. Соңармый үзегез дә тасмага яздырыгыз. Юкса, вакытлар узу белән ул онытылачак, югалачак бит. Күрерсез, еллар узгач, сез нны безгә килеп яздырып алуны сораячаксыз. Тик бушка түгел, акчага…». "Тун тегү биюе"н Шода авылыннан Җиһаншин Мирсаяф абзый башкарган була. Моның белән шуны әйтәсем килә: авылларда әби-бабайлар сөйләгәннән истә калган башка төр халы" иде.


Көйсез җыр булмаган кебек, гармунчылардан башка концерт та була алмый. Баянчылар әтиле-уллы Рәкыйп һәм Рәлиф Галиевлар, Салихҗан Нургалиев, тальянда уйнау остасы Рамил Галимов музыкаль бизәгешне тәэмин иттеләр.


Нәфис сүзләргә (Асия Шәрипова, Госман Хәсәншин, Галия Шәмсетдинова), биюләргә (Минниса Кәримова, Фәния Мөхәммәдиева, Нәзирә Фәйзрахманова, Гөлфия Нәсихова, Фәргать Габдрахманов) бай булган бу концерт һәркемне канәгатьләндерде. «Тургай» ансамбле берләштергән Норма җирлеге ветераннарны киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар телибез.

Фото: http://www.elitat.ru/one/15087/1412274644.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250