Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ветераннарның "Балкыш"ларда балкыр чаклары

Норма, Нөнәгәр, Түнтәр, Карадуган мәдәният йортлары зур чарага әзерләнә. Әлеге тамашадан сез дә читтә калмагыз

Балтач җирлегендә тиздән “Балкыш“ (“Сияние“) Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале кысаларында, район турының сайлап алу этаплары старт ала. Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлана.

Район турлары 4 зонада үтәчәк:

2 апрельдә Норма мәдәният йортында Бөрбаш, Салавыч, Норма, Яңгул авыл җирлекләренең ветераннары очрашачак;

3 апрельдә – Нөнәгәр мәдәният йортына Нөнәгәр, Смәел, Куныр, Пыжмара, Шеңшеңәр җирлекләреннән үзешчәннәр көч сынашырга килә;

4 апрельдә – Түнтәр мәдәният йортына Урта Көшкәт, Югары Субаш, Борнак, Чепья җирлекләренең җыр-моңга гашыйк ветераннары җыелачак;

5 апрельдә – Карадуган мәдәният йортында Карадуган, Шубан, Сосна, Кече Лызи авыл җирлекләренең һәм Балтач шәһәр җирлегенең үзешчән коллективлары чыгыш ясаячак.

Талантлы ветераннар “Вокал-соло“, “Вокал ансамбль“, “Хореография“, “Вокал-инструменталь ансамбль“, “Хор коллективы”,  “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләрендә көч сынашачак.

12 апрельдә  кичке  19.00 сәгатьтә район мәдәният үзәгендә “Балкыш“ фестиваленең Гала-концерты үткәреләчәк.

Җиңүчеләр 17 апрель көнне фестивальнең зона сайлап алу турында, Кукмара  районы сәхнәсендә мәртәбәле жюри  комиссиясе каршында, кабаттан  үз осталыкларын күрсәтәчәк.  Сәхнә тотачак райондашларыбызга алдан ук уңышлар теләп калабыз.​

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев