Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Вәсиләне балтачлылар да юксына

Китәләр бит, китә япь-яшь жаннар, Китәләр бит, китә талантлар. Вәсиләнең моңлы җырларын Я кемнәр соң, тагын кабатлар? Язмыш нигә шулай аяусыз ул? Нарасыйдан аерды анасын... Язмышмы бу, әллә ялгышлыкмы? Калды ятим ике баласы. Җырларында чып-чын аһәң иде. Буй-сыны, чибәрлеге сокланырлык. И, Ходаем якыннарыңа бир сабырлык Туфрак асларына салырлык. Үзең киттең,...

Китәләр бит, китә япь-яшь жаннар,
Китәләр бит, китә талантлар.
Вәсиләнең моңлы җырларын
Я кемнәр соң, тагын кабатлар?

Язмыш нигә шулай аяусыз ул?
Нарасыйдан аерды анасын...
Язмышмы бу, әллә ялгышлыкмы?
Калды ятим ике баласы.

Җырларында чып-чын аһәң иде.
Буй-сыны, чибәрлеге сокланырлык.
И, Ходаем якыннарыңа бир сабырлык
Туфрак асларына салырлык.

Үзең киттең, моңлы җырың калды...
Җырың калды , җаңга уралып.
Син калдырган моңын мәңге яшәр,
Исемең яшәр, шуннан нур алып!


Авыр туфрагын җиңел булсын, "Туган як " җырчысы.


Сәлимә Габделхакова,
Яңгул авылы.

Фото: kznlife


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250