Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Халык зур ул, моңлы ул» фестивале кабат талантларны җыйды (фото)

Бу сәгатьләрдә Түбән Кенә авылы мәдәният йортында Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» исемле төбака ачык фестиваль-конкурс бара.

Бәйгедә 7-15 яшьлек балалар нәфис сүз, вокаль ансамбль, композитор әсәрләре, татар халык җыры номинацияләре буенча көч сынаша. Өченче тапкыр үткәрелүче бу бәйгедә балтачлылардан тыш, күрше район, өлкәләрдән дә сәләтле балалар катнаша.

Балаларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяли. Алар - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,күпсанлы премияләр иясе, “Болгар” радиосының баш редакторы, Бөтендөнья Татар Конгрессы хезмәткәре Шәмсия Гатуф кызы Жиһангирова, Татарстанның халык җырчысы, Муса Жәлил исемендәге премия лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Римма Мөбәрәк кызы Ибраһимова, “Татар моңы” халыкара яшь башкаручыларның телевизион конкурсы лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале лауреаты, “Болгар”милли музыкасы премиясе лауреаты Рафил Җәләлиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Тихонович Михайлов.

Зөлфия Шакирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс