Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәй киләчәк икән...

Тормышлар буталып бетте, Охшамаган җәй җәйгә... Июль-июнь икән хәзер, Хәерең белән кил әйдә!

Тормышлар буталып бетте,
Охшамаган җәй җәйгә...
Июль-июнь икән хәзер,
Хәерең белән кил әйдә!

Җылы дисәң җылы түгел,
Салкын дип булмый әйтеп.
Җәй килгәннән бирле җәйне,
Йөрибез әле көтеп...

Элеккеге кебек шаулап,
Ява белми яңгырлар.
"Эх, җиләкле җәйләрнең..."дип
Бездән соң кемнәр җырлар?

Җиләкне дә кемдер таба,
Кем табалмыйча йөри...
Августта килермен диеп,
Көләме бу җәй юри?

Өстән кием төшкәне юк,
Сал - суык, кисәң - эссе...
Җәен бераз киемсез дә,
Йөрергә тиештер кеше!

Җиле дә тыз да быз исә
Суытып юк җылыны.
Печән дә артык үсмәгән,
Буш ди җирнең куены.

Синоптиклар фараз кыла...
Бераз гына көтегез!
Быел җәй киләчәк икән...
Кайчан икәнен менә,
Тик үзегез белегез!


Лилия Гарифуллина,
Көшкәтбаш авылы.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь