Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әй, кинәндек бәйгегә дип, шигырь язып

Бөтендөнья шигърият көне хөрмәтеннән укучыларыбыз тарафыннан "иң ижади, иң актив, зəвыклы һəм мəгънəле" дип бәяләнгән бәйгебездә катнашкан шигырьләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Бер картлыкта,бер яшьлектә,
Әйдәгез биик әле.
Бетмәс дөнья мәшәкате,
Куңелне курик әле.
Картаям дип кайгырмагыз☝
Карт аю ул урманда.
Уйнап,көлеп яшик әле,
Көннәр тыныч булганда.
Бабай мине,мин бабайны
Җилкетәм биегәндә.
Әй,рәхәт тә биюләре,
Их,булдыра дигәндә.
Куллар-кулда,кузләр-куздә,
Әйләнәбез җилкенеп.
Яшь узенекен итә бит,
Йөрәк тора селкенеп.??

Сәлимә Габделхакова.

Əйдə бабай ныграк бас!
Яшьлəрне дə уздырыйк.
Бер яшьлектə бер картлыкта
Тузаннарын туздырыйк.
Без яшь чакта биегəнне
Курмəделəр балалар
Менə хəзер безгə карап
Тел шартлатып торалар?

Ольга Ризванова.

"Әй бабаем,әйдә әле
Яшьлекне искә алыйк.
Рәхәтләнеп күңел ачып,
"От души" биеп калыйк!

Хәтерлисеңме,яшь чакта
Ничек кыздыра идек?
Мин бөтереп биим дә,
Ә син сызгыра идең."

"Әйе, карчык, без әле дә
Әллә ни карт түгелбез.
"Душа поёт,сердце скачет",
Җырлыйбыз да, биибез!"

Күңел яшькә карамый шул,
Гел унсигездә хаман.
Сезгэ сиксән,туксанда да
Яшь күңел теләп калам!
Ландыш Гарифуллина.
 
Әй, очабыз, уй-хисләрдә –
Ишеттек көй барлыкны.
Уйный күзләр, яна йөрәк,
Оныттырып картлыкны.

Дәртле бию алып китте,
Җил-давылдай бөтереп.
Илһамланып биеп калыйк,
Әйләнеп тә, сикереп.
 

Рәсимә Нурмөхәммәтова.

Бер яшьлектә,бер картлыкта диләр,
Сездән генә әйдә калмасын
Бабай әбиенне чакыр да син,
Сокланмаган кеше калмасын

Тыпыр-тыпыр икәү биегәндә
Авырмыймы бер дә тәпиең?
Әби белән биегәнгә бабай,
Орышмыйдыр хәзер әниең.

Клуб хәзер безнең кулда инде
Яшьләр бар да китте калага.
Ничек сыйдырадыр шәhәр мескен
Үзебез хуҗа хәзер салага.

Безнең болай биегәнне
Күрер әле, бәлки түрәләр
Артист булып китте болар диеп
Пенсиягә өстәп түләрләр.

Әй биибез, дөнья түгәрәк,
Әйләнәбез гуя күбәләк.
Без биеми, кем биесен хәзер
Яшьләр тора читтә чүгәләп.

Фәйрүзә Хәмитова.

Көзлəрдə дə язлар кабатлана,
Нигə безне читлəп үтсен ул?
Житмештə дə əле бирешмибез,
Йөрəклəрдə безнең ялкын,ут.
Катаракта борчыса да мине,
Күзкəйлəрем сине күрə эле.
Көнлəшүдəн шартлап ярылсыннар,
Икəүлəшеп əйдə əйлəник.
Кан басымы югарыда булса,
Төшеп китсен əле түбəнгə.
Тормыш ваклыклары читтə калсын,
Кара-каршы икəү биегəндə.
Ревматизм əллə кая китте,
Шыгырдамый һич тə тезлəрем.
Əфсен-төфсеннəрне укып,
Əллə гипнозладың, гүзəлем?
Фитнес, массаж, сауна, бассейннар-
Кирəкмилəр миңа берсе дə.
Хислəнешеп, икəү биибез без,
Көнче жаннар əйдə күрсен лə.
Яшь чактагы нəзек биллəреңне
Капласа да майлар катламы.
Минем өчен син кадерле əле,
Һаман да яшь, зифа, аппагым.
Затлы калфак белəн түбəтəй дə
Күркəм итə йөзне, күрегез.
Тик сокланып карамагыз, зинһар,
Тимəсен лə яман күзегез.
Чүгеп-чүгеп бүген биегəндə,
Сер бирмимен ятка,аппагым.
Купсын əйдə, купсын бөердəге
Əллə ничə еллык ташларым.
Холестерин, бүсер, шикəр-микəр -
Башларымнан гүпчим очтылар.
Сынатмыйкчы əйдə,күгəрченем,
Идəннəрдəн купсын очкыннар.
Гармунчы да без биегəн чакта,
Өздерепме, ай-һай, өздерə.
Матуркаем, синең күз карашың
Йөрəгемне утсыз көйдерə.
Геморрой да əллə кая качты,
Булды микəн соң ул миндə?!
Əйдə, карчык, бирешмичə биик,
Дəртлəнешеп, икəү бу көйгə.
Инфарклы йөрəк-моторчигым,
Шашып-шашып, бүген сикерə.
Авыртудан түгел, яратудан
Ул, мөгаен, шулай тилерə.
Дуслар, шулай яшьнəп яшик əле,
Үрнəк алып, биеп карагыз.
Мастер-классны сезгə күрсəттелəр
Супер əби белəн бабагыз!

Илсөя Һадыева.

Өздереп лә уйный гармун,
Татар бию көйләрен!
Биемичә түзеп кара,
Тибеп торса йөрәгең!
Кәзәки, түбәтәй киеп,
Бабай чыккан уртага.
Иптәшкә әбине алган
Тыпырдашып биергә.
Кем әйтер боларны карт дип?!
Йөзләренә карагыз!
Шатлык белән Нур бөркелә,
Куанычлар чамасыз!
Оныкларга үрнәк булып
Ут чәчегез мәйданда.
Татар көе тынып тормас
Бу икәү биегәндә
!

Динара Әхмәтханова.

Өлкәннәргә дискотека
Булды клубта бүген.
Бабай белән без дә чыктык,
Ачып кайтыйк дип күңел.

Чын татарча булсын дидек:
Бабай түбәтәй киде,
Мин дә аннан калышмадым,
Чиккән калфагым элдем.

Яшь чакларны искә алып,
Рәхәтләнеп биедек.
Яшәреп киткәндәй булдык,
Чын күңелдән сөендек.

Безнең биегәнебезгә
Сокланды яшьләр карап.
Әйдә, син дә кушыл безгә,
Борчуларыңны тарат!

Бер картлыкта, бер яшьлектә,
Бергәләп биик әйдә!
Ут чыгарыйк табаннардан,
Һаман утырмыйк өйдә!

Нәфисә Антонова.

Үзебезнең күңелләрне
Күтәрикче үзебез.
Яшьләр, бераз сабыр итеп,
Чак- чак кына түзегез!
Картайса да бәдәннәрең,
Унсигездә мут күңел!
Икең тигез, шат булганда,
Картлык һич кайгы түгел.
Бас, кызганма такталарны,
Сынса сынсын идәне.
Пенсиядән мая туплап,
Җәйдерербез имәнне.
"Чабата" да, " Әпипә" дә,
Барын да биик әле.
Күр дөньялар ничек матур,
Биик тә, көлик әле!

Флера Габдуллина.

Әллә нәрсә булмас микән
Путин күрсә фотоны
Туксан яшьтән чыгарачак
Пенсиягә татарны

Фәрхәт Мөбарәкшин.

Бәйге
Әй, кинәндек бәйгегә дип, шигырь язып.
Хисләр күлләренә чумдык, төбен казып.
Үткәннәрне урап килдек, яшь чакларны.
Әй, мактадык биеп йөргән шат картларны.
Санап киттек сау картлыкның бар " бизәген",
Якын итеп, гүя, туган игезәгең!
Рәхмәт, Фәнил, бүләгең дә хәйран саллы!
Игелегең назлап торыр озак җанны.
Эшләрең гел гөрләп барсын ,бул сау- таза!
Җибәрмәсен сиңа Ходай бәла- каза!
Җиңүчене тиз сайладык бертавыштан,
Ул яраткан укытучым- Илсөя апа!
Мактауларның барысы да- бүген Аңа!
Яшик шулай дус- тугандай, бары- алга!
Гүзәллекне танырга бит син өйрәттең,
Шигърияткә мәхәббәтне син уяттың.
Тәүге тапкыр ачтың безнең күңел күзен,
Абыстайдай булдың үзең сабыр, түзем.
"Хезмәт" кә дә рәхмәтләрнең иң олысы,
Гәҗитләрнең безнең "Хезмәт" иң нурлысы!
Язылырга һич онытма, дустым, аңа,
Күп яңалык, тансык хәбәр бирә җанга!

Флера Габдуллина

Фото: социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь конкурсы