Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәй саен бүләк...

Фаяз абый бу җәйдә дә авылдашларын бүләк белән сөендерде.

Кичә без - "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеме активы Сафин Фаяз абыйдан авылыбыз клубына атап ясалган бүләк- фотокүргәзмә кабул итеп алдык. Фотосурәтләрдә авылның искиткеч матур күренешләре... һәрберсендә авылны ярату чагыла, карыйсың да йотыласың...

Шулай ук авылыбыз мәчетенә дип ясалган авыл логотибы да күңелләребезне иркәләде. Аның кырларын агачтан уеп Фаяз абыйның тормыш иптәше Зөлфия апай ясаган. Аңа да зур рәхмәт җиткерәбез.

Әлеге фотосурәтләр клубның стеналарына урнаштырылачак. Мәдәният учагына килгән һәркемнең күңеленә авылдашыбызның эше, иҗаты хуш килер дип уйлыйбыз.

Очрашуга килгән һәркемгә Фаяз абый авыл сурәте һәм логотибы төшкән календарьлар да бүләк итте.

Фаяз абыйга әлеге бүләге өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-имин, сәламәт булып, гаилә тигезлеге белән безне ел да шулай куандырып яшәвен телибез. Зур рәхмәт сиңа, ерактагы якын авылдаш!

Лилия Гарифуллина
Фото: Назлыгөл Нәкыйпова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы