Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа елга зур бүләк

2013нче елның башында булган, авыл клубының эчке якларына зур зыян китергән ут афәтеннән соң Комзавод халкы зур пошаманга калды.

Әмма авыл халкының зур теләге, күмәк хуҗалык җитәкчесенең күп чыгымнарны үз өсләренә алачаклары турындагы фикерләре Комзавод авыл клубының язмышын уңай якка хәл итте. Көз башында сүлпән генә башланган ремонт эшләре, бу объектта декабрь ае башында район башлыгы булып киткәннән соң тизләнеш алды. Яңа елга кадәр ремонт эшләрен бетерү бурычы авыр иде, әмма бу үтәлде. Бу эшкә беренчеләрдән булып «Кызыл юл» җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин алынды. Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы булышлыгы, Балтач район газ оешмасы, «ПМК-5», ООО «Гранит», «Водстрой» оешмаларының хезмәте белән һәм район мәдәният бүлегеннән бу объектка җаваплы итеп куелган Радик Михайловның тынгысызлыгы нәтиҗәсендә Яңа елны Комзавод халкы яңартылган мәдәният учагында каршылады.
Клуб җитәкчесе Фәрдия Исламова һәм тәрәзәләрне эшләүне үз өстенә алган Комзавод егете Марат Шәмсиев ярдәмен дә ассызыклап үтәргә кирәк. Күмәк көч тау күчерә, ди халык. Бердәм булгач, барлык авырлыкларны да җиңделәр. Комзаводлыларның бик бәхетле, сөенечле көннәре. Мәдәният елын яңартылган клубта каршыладылар бит. Шушындый зур бүләк ясаган җитәкчеләргә, клубны төзекләндерүгә хезмәтләре кергән эшчеләргә ихластан рәхмәтле алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250