Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңгул авылының яңа клубына багышлап

Яңгул авылының өр-яңа клубында беренче мәртәбә булганнан соң алган тәэсирләр, рәхмәт сүзләре...

Яңа ел маскарадында катнашкач язылды (өр-яңа клубта беренче мәртәбә)

Инде бик күп еллар димме,
Маскарадта булмауга.
Рәхмәт әйтү максатыннан,
Катнаштым быел монда.

Килеп кердем фойега –    
Кысан кебек, әз генә.
Коридор буйлап атлыймын –
Урын җитә һәркемгә.

Исәнләшәләр һәммәсе,
Таныйлар, ятсынмыйлар.
Читенсенеп, баш иямен:
Ул бит безнең Яңгуллар!

Ишек төбендә урыным,
Баштан ахырга кадәр.
Ыгы-зыгы юк, халык та
Кайнашмады шулкадәр.

Сокланып карап утырдым,
Менә дигән тамаша!
Яшьләребез соң боларны
Кайлардан уйлап таба?

Миңа һәммәсе яңа,
Кабатлыйм: Сөбһаналла!
Хезмәтегез – бәһасез!
Хәтер һаман яңара.

Клубны җитештергәндә
Без шаһит, моны күреп:
Үзегез хезмәт куйдыгыз –
Җан тирләрегез түгеп.

Халыкта бар шундый мәкаль,
"Аз утырыр, күп сынар".
Толерантлык сизелеп тора –
Безгә сөенеч болар.

Икегез дә монда, сизәм:
Үз эшенең остасы.
Алга таба әле Сезгә
Йолдыз булып янасы!

Айгөлебез – күз тимәсен,
Нәкъ тә инде Актаныш.
Килеш-килбәтләре белән,
Миңа үтә дә таныш.

Сизелеп тора яңалык,
Тәртип монда һәр җирдә.
Кечкенә дип, уңайсыз дип,
Мин әйтмәс идем бер дә.

Сезнең хакта гәҗитләргә
Мәкалә язу нигә?
Болай да хезмәтегезне,
Халык бит яхшы күрә.

"Әмма шәп булды маскарад" –
Шундый фикер һәркемдә.
(Сүз бит колакка керә)
Бу шигырем – өч чибәркәй,
Булсын Сезгә мәдхия!

 


Энҗе Закирова.

2 нче гыйнвар, 2019 ел.

Фото: баш мөхәррир.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь