Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңгул мәдәниятенең тарих битләрен барлап (дәвамы)

Шулай да ул үзенең яшьлек, гомерлек дусты — гармунын ташламый. Бер генә концерт, бәйрәм дә Хәйретдин абыйдан башка үтми.

Мәдәният йортында бик тырышып эшләгәннән соң, 1987 елда Хәйретдин абый үз теләге белән эштән китә. Колхозда эшләмәгәч печән, салам, ашлык бирмиләр иде, - ди ул. Терлек асрамыйча гаиләне алып барып булмый. Шушы максат белән ул колхозга кайтырга мәҗбүр була. Шулай да ул үзенең яшьлек, гомерлек дусты — гармунын ташламый. Бер генә концерт, бәйрәм дә Хәйретдин абыйдан башка үтми.

1976 ел, июнь. Яңгул урта мәктәбендә чыгарылыш кичәсе. 3 класс, А, Б, В, барлыгы 90нан артык бала белем турында аттестат ала. Кемгә Казан, кемгә Рязань, кемгә МТФ. Мәктәптә активист, яхшы укучы, концертларда конферансье вазыйфасын башкарып, класста комсорг булган кызны мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булырга "кодалыйлар". Шулай итеп чая, үткен кыз Рәсүлә апа Хәйретдин абый Мөхәммәтгалиев янына эшкә килә һәм 1986 елга кадәр авыл халкына матур хезмәт үрнәге күрсәтә.

Сәрдегән авылында клуб мөдире булып эшләүче Сәлимә апа 1986 елда Яңгул авылына килен булып төшә һәм авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. 1987 елдан мәдәният йорты мөдире итеп билгеләнә. 1996 елга кадәр авыл мәдәниятен үстерүдә үз көчен куя. Ул елларда сәнгать җитәкчеләре булып Венера Каюмова, Сәвия Әхмадуллина, Энҗе Зарипова эшли.

1995 елның 5 сентябре. Аксубай районының мишәр сүзләрен матур, яңгыравыклы итеп әйтә торган биюче кыз Гөлнара Сабирова, мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә килә. Мәдәният йорты мөдире Сәлимә Габделхакова белән аңа бергә озак эшләргә туры килми. 1996 елда сәнгатьне, мәдәниятне бөтен җаны, күңеле белән аңлаучы Гөлнараны Яңгул мәдәният йорты мөдире итеп куялар. Ул вакыттан бирле бик күп сәнгать җитәкчеләре: Нурия апа Каюмова, Хәлимә апа Зарипова, Айзирәк Нигъмәтҗанова, Гөлчәчәк Зарипова, Шамил Нәбиев, Рәмзия Нигъмәтҗанова, Инзилә Каюмова эшли.

Бүгенге көндә Гөлнара Зәйдулла кызы, 2013 елда сәнгать җитәкчесе булып эшкә килгән Ләйлә Рәис кызы белән авылның мәдәниятен үстерүдә зур тырышлык куялар. 2018 елның 30 августында Яңгул авылында яңа мәдәният йорты бинасы ачыла. Иске клуб бинасы 57 ел тарихны үз эченә алып моңсуланып тора, дип хәбәр итәләр Яңгул мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль челтәрдәге шәхси битләрендә.

Язманың башы: Яңгул мәдәниятенең тарих битләрен барлап

Чыганак: yangulovo_sdk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул авылы Яңгул клубы