Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яӊгул Сабантуенда 5 бозау һәм бер тай тотылды (+фоторепортаж)

Яӊгуллылар елныӊ-елында бәйрәмнәрне иркенләп уздырырга яраталар. Шуӊа да сәгать 11гә билгеләнгән бәйгегә килүчеләрнеӊ тиз генә җыелмауларына миннән башка берәү дә аптырамады, бездә халык тамашага акрынлап, эшен бетереп, көне буе ял итәргә килә, дип аӊлаттылар.

Сабантуй сөлгеләр, җигелгән, бизәлгән атлар, гармунчылар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларныӊ матур чыгышлары белән башланып китте. Хуҗалык җитәкчесе Мәгъсумҗан Сәйфетдинов җитештерүнеӊ һәр тармагында иӊ яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәрне тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Бүләкләрнеӊ авыл җирендә яшәүче өчен иӊ зурысы – бозаулар  яӊа хужаларын таптылар. Батырларга бирелгәннәрен дә искә алсаӊ, Сабантуйда  барлыгы 5 бозау һәм бер тай бирелде. Тырышып көрәшкән батырларга да бүләкләр мулдан булды. 75 килограммга кадәр Ранил Габдрахманов, ә аннан югары авырлыкта Ранил Сафиуллин батыр калдылар. Казаннан чакыртылган җырчы Иркәнеӊ көр тавышы бәйге ахырына кадәр яӊгырап торды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй