Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңгуллылар энҗе бөртекләре эзләгән

Яңгул мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективлары Йошкар-Ола шәһәрендә узган “Энҗе бөртекләре эзләп” дип исемләнгән төбәкара фестиваль-конкурста бик уңышлы чыгыш ясап кайтты.

"Мизгел" бию төркеме ( җитәкчесе Гөлнара Сабирова) “Фольклор хореография” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
"Сандугач" вокаль ансамбленең чыгышы ( җитәкчесе Ләйлә Габделхакова) "Вокал" номинациясендә II дәрәҗә лауреат исемен алды.

Шулай ук һәр аерым катнашучының чыгышы да югары бәяләнде.

Рузилә Габдрахманова берьюлы 3 номинациядә көчен сынады: "Вокал", "Халык уен коралларында уйнау", “Халык авыз иҗаты". Һәм һәркайсы буенча III дәрәҗә лауреат булып танылды.

Наил Заһретдинов "Халык уен коралларында уйнау” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен алды.

Айнур Асхадуллин "Халык авыз иҗаты" номинациясендә мөнәҗәт башкарып, II дәрәҗә лауреат булды.

Ләйлә Габделхакова да "Халык авыз иҗаты" номинацясендә (35 яшьтән югары) мөнәҗәт белән чыгыш ясап, II дәрәҗә лауреат исемен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Энҗе бөртеге