Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яӊгуллылар клубы

Яӊгул авылы халкы мәдәният учакларыныӊ иске, бинаныӊ күп җирдән чатнаган булуы, куркынычсызлык таләпләренә туры килеп җитмәве турында дистә еллар буе чаӊ сугып килде.

60 еллар башында хуҗалык исәбенә төзелгән бина, дөрестән дә бик тузган иде. Ниһаять, республика программасы нигезендә монда 200 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзү эшләре башланды. «Водстрой» ширкәте районда социаль объектлар төзүдә хәйран тәҗрибә туплаган оешма һәм бу эшне аӊа тапшырылуы нигезле булгандыр. Бүгенге көндә бина түбә астында, эчтә штукатурка эшләре тәмамланган, түшәмнәрне кую бара. Район башлыгы тарафыннан төзелгән комиссия төзелеш барышын бер кат күздән кичерде, зур кимчелекләрнеӊ күренмәвен җиткерде. Мондый объектларда проектны булдыру чорында (әллә белеп, әллә белмичә) эшләнеп бетмәгән өлешләрне төзүчеләрнеӊ үзләренә башкарырга туры килә. Ә бу өстәмә чыгым, өстәмә вакыт дигән сүз.

Менә Яӊгулда да, проектны бераз үзгәртеп, бинаныӊ төп керү өлешен зурайтырга булганнар. Керү өлешләрендә түшәлә торган материалларны бик аралап салабыз, чөнки төрелгән килеш кайта, араларында сыйфатсызлары да бар, ди бу эшне башкаручылар. Ничек кенә булмасын, төзүченеӊ эш нәтиҗәсе дистә еллар дәвамында һәр кешенеӊ күз алдында булачак, димәк, сыйфатлы эшләү – ул намус эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул авылы