Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташ-каләмдәшләр тик ятмый, бер-бер артлы китап чыгара

Сабада яшәп иҗат итүче каләмдәшебез Гөлсинә Галимуллина райондаш китап сөючеләр белән якыннан таныш, үзәк китапханәгә килеп очрашулар да уздырды, әсәрләрен дә яратып укыйлар.

Янәдән бер каләмдәшебез Зәмирә Сәмигуллинаның "Кем син, насыйп яр" исемле китабы дөнья күрде. Әлеге җыентыкта авторның авыру баласын сәламәтләндерү өчен көрәшүче көчле хатын-кыз, ялгыз яшәүче укытучы ханым язмышын тасвирлаган "Һәркемнең үз сукмагы" повесте урын алган. Һәм төрле елларда иҗат ителгән хикәяләре тупланган. Аларда кеше һәм җәмгыять, ир белән хатын мөнәсәбәтләре кебек темалар яктыртыла; гаделсезлек, җавапсыз мәхәббәт, хыянәт, әдәпсезлек проблемалары күтәрелә.
Язучы фикеренчә, һәр җинаятьнең нигезендә әхлаксызлык ята. Ачы язмышка дучар булып та, үз-үзен югалтмаган, чиста, саф күңелле хатын-кыз образларын Зәмирә бик яратып сурәтли. Укырлык, уйланырлык, үз тормышыңа да нәтиҗәләр ясарлык китап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250