Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз академик булды (+фото)

Бүген редакциябезгә сөенечле хәбәр белән авылдашым, «Мирхәйдәр Фәйзи” музее директоры Фәрхәт Рәшитов  керде.

– Якташыбыз Фиринат Халиковка республикада икенче кеше булып академик исеме бирелде. Монарчы бу исем Харис Якуповка бирелгән иде, – ди Фәрхәт Фатыйхович.

Чыннан да, сөенечле хәбәр. Һәм ул моңа лаек та.

erid: 2VtzqwTSgT9

Танылган рәссам, скульптор, архитектор, дизайнер Фиринат Габделхәй улы Халиков Донецк шәһәрендә туган. Әтисе Габделхәй Халиков Шода авылыныкы, әнисе Фирдәвес – Кунырдан, Фиринатка бер яшь тулганда Халиковлар гаиләсе Шодага кайтып урнаша. Әмма тормыш көйсезлекләре аларны кабат урыннан бәхет эзләп кузгалырга мәҗбүр итә - алар Киров өлкәсенең Лазаревка авылына килеп урнашалар. Фиринат 1972нче елда шушында сигез сыйныф тәмамлый һәм Мари АССРның Нартас авылындагы авыл хуҗалыгы техникумында укый, агроном белгечлеге ала. Кечкенәдән үк һәвәскәр рәссам булган әтисеннән рәсем сәнгатенә мәхәббәт алган Фиринат техникумда укыганда Мәскәүнең Н.К. Крупская исемендәге читтән торып укый торган сәнгать университетына укырга керә, әмма анда ике ел гына укып өлгерә - аны армия сафларына алалар.
1979нчы елда армиядән кайту белән Киров шәһәрендәге сәнгать училищесына укырга керә, 1982нче елда училищены тәмамлый һәм Киров шәһәрендә рәсем, сызым дәресләре укыта. 1989нчы елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә, зона, союз, халыкара күргәзмәләрдә катнаша.
Ф.Халиков 1992-1996нчы елларда сәнгать академигы Х. Якупов җитәкчелегендәге иң югары квалификацияле рәссамнар хәзерләү мәктәбен (аспирантура) үтә. Шушы чорда татар халкы тарихы, Казан тарихы белән якыннан кызыксына, археолог А.Халиков, архитектура академигы С.Айдаров, архитектура докторы Н.Халитов белән таныша. Бу аның иҗатына яңа милли импульс бирә. Моңа кадәр пейзажлар, шәһәр күренешләре сурәтләү белән шөгыльләнгән рәссамда татар халкы, аерым алганда Казан шәһәре тарихын рәсемдә сурәтләү хыялы уяна. Рәссам еллар дәвамында шуңа багышланган тарихи документларны эзли, өйрәнә. Аның бүгенге иҗаты тулысынча шушы мәңгелек тарихи темага багышланган. Шул ук вакытта Кол Шәриф мәчетенең эчке бизәлеше, Казан метросының «Тукай» һәм «Кремль» станцияләренең бизәлеше эскизларын да эшләгән. Ул Казан шәһәренең туграсын иҗат итүдә катнашкан, Ф.Халиков Казан тарихына багышланган алты серияле телефильмны куючы рәссам. Бу документаль нәфис фильмда ул үзе дә татар бәге ролен башкара. Ул Алабуга шәһәренең 1000 еллыгына багышлап куелган «Хаҗ Ибраһим» скульптурасы авторларының берсе. Мәскәү собор мәчетенең баш рәссамы булып та тора. Россия сынлы-сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты, ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фиринат Халиковның рәсемнәре Россиянең 15 музеенда һәм шулай ук Америка, Франция, Италия, Финляндия, Төркия, Польша, Германия кебек илләрдә саклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9