Премьера!!! Якташыбыз, Балтач егете, яшь режиссер Илшат Рәхимбай берьюлы ике фильм күрсәтә.
Балтач районында туган Илшат Рәхимбай шоу-бизнес өлкәсендә ныклы адымнар белән алга бара, аны бик яхшы беләләр. Ул төшергән музыкаль клип һәм нәфис фильмнар хәтта халыкара кинофестивальләрдә дә зур урыннар яулады.
Илшат төшергән фильмнар арасында «Татарометражки», «Конец игры», «Гастарбайтер», «Сейчас» весна», «Суд» кебекләре бар.
Яңа «Представь» фильмының эчтәлеге һәм сюжеты бик үзенчәлекле. Рус һәм татар авылында ике төрле милләт һәм дин вәкилләре дус, тату яши. Иң кызыгы: ике авылдагы дин әһелләрен кеше күзенә күренми торган җепләр бәйли. Баксаң, руханилар бертуганнар икән!
"Без кем? Каян килдек? Кая барабыз?" кебек мәңгелек сорауларга тамашачы 24 гыйнвар көнне җавап таба алачак. Г.Камал театры бинасында «Представь» һәм «Не верю!» исемле кыска метражлы яңа фильмнарының премьералары була. Әлеге фильмнарда райондашларны һәм таныш йөзләрне дә күреп булачак.
Якташларыбыз һәм райондашларыбыз, Илшат Рәхимбайның иҗат шатлыгын бергәләп уртаклашыйк. Райондашыбыздан һәм аның иҗат коллективыннан "Россиядә кино елы"на йомгак ясау уңаеннан, тамашачыларга бер дигән зур бүләк!!!
Премьералар 24 гыйнвар көнне Казанның Г.Камал театры бинасында 18:30 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев