Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз, яшь җырчы Рәсим Фасыйхов гаилә корган

Татар эстрадасының талантлы җырчысы Рәсим Фасыйховның тормышында күңелле яңалык булган. 30 август көнне җырчы сөйгәне Гүзәл белән никах укыткан. Килен Лаеш районы Сакуры авылыннан, никахны да зурлап шунда үткәргәннәр.

Гүзәл һөнәре буенча, сәнгать дөньясыннан ерак, икътисадчы, ди. Шуңа да карамастан, җырчы тормышы белән яхшы таныш. "Аллага шөкер, Гүзәл мине аңлый, кире очракта кушылыр идекме?" - ди Рәсим. Туйны исә 11 сентябрьгә билгеләгәннәр. Мәҗлес Казанда узачак.
Бүгенге көндә Рәсим музыкант Альберт Зыятдиновның "Rial Records" студиясендә җитәкче урынбасары булып эшли. Анда ул күбесенчә аранжировка һәм тавыш яздыру белән шөгыльләнә. "Җырлый белгәне дә, белмәгәне дә килә, өйрәтеп, үзенә күрә мастер-класс биреп җибәрәбез. Һәм үзебез дә яшьләр белән бергә ниндидер яңалык ачабыз", - Моннан тыш, җырчы мәҗлесләр үткәрә, ягъни тамада булып та эшли башлаган. "Үзем җырлыйм, баянда уйныйм һәм алып барам", - дип сөйләгән Рәсим Intertat.ru хәбәрчесенә.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250