Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбызны котладылар

Күптән түгел Казан шәһәренең Левченко бистәсендәге «Полимер» мәдәният йортында күренекле шәхесләргә йөзләрчә шаржлар багышлаган рәссам, гармунчы һәм нәфис сүз остасы, җырчы, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе журналисты, «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре», Чапшар авылы егете Зөлфәт Хәйруллинның иҗат кичәсе булып үтте.

Бер үк вакытта мәдәният йортында Зөлфәтнең рәсемнәреннән торган күргәзмә дә эшләде. Юбилярны котларга үзе эшләгән «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенең баш мөхәррир урынбасарлары Габделбәр Ризванов, Фәния Әхмәтҗанова, районыбызның Норма авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәрт улы Абдрахманов, Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең директор урынбасары Наил Шаһислам улы Мәрдәновлар килгән иде.
«Туган авылым Чапшардан чыгып киткәнемә күп еллар үтсә дә, барыбер туган ягым белән ара өзелми. Фәрит Фәрт улы минем чын дусларымның берсе. Гел иҗатым белән кызыксынып тора, киңәшләрен бирә, даими ярдәм кулы суза. Аның бит әле үзенең дә күптән түгел 60 яшьлек юбилее булып үтте. Мин аңа киләчәк тормышында бәхет, шатлык, исәнлек-саулык, озын гомер телим. Зур рәхмәт аңа. Үзем дә әле яңа китабымны чыгару мәшәкатьләре белән йөрим. Монысын инде туган авылым Чапшарга, бик иртә вафат булган кадерле әнием Рәфисәгә багышлаячакмын. Безнең бит Балтачның табигате, кешеләре бик матур. Менә шуларны рәсемгә төшереп, Казанда зур шәхси күргәзмәмне үткәрәсем, яңа концерт программасы төзеп, Казанда Балтачтан чыккан барлык атаклы кешеләрне җыясым килә», ди Зөлфәт елмаеп. Шулай ук Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры, профессор Рифкать Рәшит улы Йосыпов та юбилярны 55 яшь тулган көне белән котлап телеграмма суккан иде. «Полимер» мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нина Владимировна Тихомирова Левченко бистәсендә дә Зөлфәтнең татар милли сәнгатен үстерүдә тырышып эшләвен билгеләп үтте. Концертта халык Зөлфәтнең үзен һәм дуслары - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, юморист, язучы Алмаз Хәмзин, ТРның халык артисты, баянчы, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Кирам Сатиев, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы, педагог Фәнис Гыйльметдинов, җырчы Рәшит Сөләймановларның чыгышларын яратып карадылар, алкышларга күмделәр. Яңадан да яңа иҗат уңышлары теләделәр.
Рәсемдә: райондашларыбыз якташыбыз янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250