Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ял иҗатка көч бирә (+фото)

Балтачта гына түгел, чит районнарда да танылып өлгергән, районыбыз өлкәннәре катнашында оешкан “Сүнмәс дәрт” клубы “мәктәпкә керү яшенә” җитеп килә: аның оешуына алты ел.

Эш кешесе эштән соң бакчасында кышлык запас үстерә, өй тирәсен кышка әзерли, кайберәүләр чираттагы ялын алып сәяхәт итә. “Сүнмәс дәрт” клубы җитәкчеләре Гадения Зәкиева белән Мөнирә Ситдыйкова да коллективның ялын оештыруны гел күз уңында тота.

Бу бит физик яктан да, мораль яктан да файдага гына, иҗат нәтиҗәләрен дә үстерә. Менә, алдан сөйләшеп куйгач, һава торышы начар була дисәләр дә, 8нче август көнне Сабантуй паркына ял итәргә кузгалдык. Төнлә явып узган яңгыр безгә зыян салмады, ә төш авышкач, яңгыр ява башлаганда, без кайтырга җыенган идек инде, табигать тә без өлкәннәргә миһербанлы булды. Үзебез белән алып барган төшке ашларыбызны уртак өстәлгә куеп табын көйләдек, бөтен мәшәкатьләребезне онытып, бер гаилә кешеләре кебек сөйләшеп утырдык.

Һәркем әйтәсе килгән сүзен әйтергә вакыт булды, бернинди гаепләшү юк – барыбыз да бертөрле кешеләр. Андый урында уен-көлке, җыр-моңсыз да булмый. Мин үзем юморсыз йөрмим, ә Рафис Хәкимов гитарада уйнап моңлы җырлары белән әсир итте. Анда килгән һәркем җырчы иде бит, шуңа күрә Рафиска ярдәмче эзләп азапланасы булмады. Арабызда иҗатына бик зур бәяләр алган, китаплар авторы да булган, район ветераннарының “Гөлләр” ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминов та бар иде. Районыбыз мәдәниятының тарихы аның катнашында, аның күз уңында барды һәм бара. Ул, районда мондый коллективлар берничә тапкыр оешканы булды, ләкин “Сүнмәс дәрт” иң озак яшәүчесе, дип аны җитәкләүчеләргә югары бәя бирде. Дәртләрен сүндермичә озак иҗат итсеннәр, дигән теләктә калды. Нәҗип әфәнденең сүзенә кушылып, мин үзем коллективтагы һәр кешегә дә шундый бәя бирер идем. Үземнең тормыш иптәшем Суфия ханым да шул коллективта иҗат итә, үзем дә шулар арасында кайнашам.

Гаилә проблемалары буламы, авырып китәләрме – алар өчен беренче урында коллектив, иҗат. Ә бит аларның хезмәтләре түләүле түгел, бары тик район данын яклап йөриләр. Коллектив җитәкчеләре ветераннарга рәхмәтләрен әйтеп, яңа сезонга көч туплап, яңа талантларны ияртеп, ишәебрәк килегез, дип калдылар. Ветераннар да бер-беребезгә яхшы теләкләребезне теләп таралыштык.


Вагиз Таҗиев.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сүнмәс дәрт клубы