Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ялкынлы очрашу

Безнең мәктәптә танылган шәхесләр, шагыйрь һәм язучылар белән очрашулар еш үткәрелә. «Ялкын» журналы редакциясендә эшләүче яшь шагыйрь һәм шагыйрәләр белән очрашу күңелләрдә зур тәэсирләр калдырды. Аны сыйныф җитәкчебез Венера Әмир кызы оештырды.

Очрашу мизгелләрен без түземсезлек белән көттек. Менә алар! Чып-чын шагыйрьләр! Ниһаять, миңа да тормышымда чын шагыйрьләрне күрергә насыйп булды.
Көтеп алган кунакларыбыз Йолдыз Миңнуллина, Луиза Шарова, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Наил Ишмөхәмм-әтов безгә үзләренең берсеннән-берсе матур шигырьләрен укыды. Шигырьләрне авторларның үзләре сөйләвендә ишетү бик кызыклы һәм мавыктыргыч икән.
Килгән кунаклар арасыннан миңа бигрәк тә Йолдыз Миңнуллина ошады. Башта ул безне шагыйрьләр өчен кирәкле күнегүләр белән «алҗытып» алса да, үзенә бик тиз җәлеп итте. Аның өстенә ул бик кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты.
Бу очрашудан соң минем күңелемдә шагыйрь булу теләге уянды. Журналист булу да бик кызыклы, үзенчәлекле, мавыктыргыч һөнәр, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250