Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ямьле, моңлы Сабан туйлары

Тал-тирәк су буйлары, шунда ук болыннары, Искиткеч шәп була икән, Балтач Сабантуйлары. Сабантуе булган җирләр бигрәк матур урыннар, Ни арада үсеп җиткән, бөдрә башлы каеннар? Кызымда кунакта идем. - Әни, иртәгә Сабан туена барабыз дигәч, юк, юк дип каршы төштем. Күп еллар инде ул бәйрәмгә барганым юк, утыра алмам, яшем...

Тал-тирәк су буйлары, шунда ук болыннары,
Искиткеч шәп була икән, Балтач Сабантуйлары.
Сабантуе булган җирләр бигрәк матур урыннар,
Ни арада үсеп җиткән, бөдрә башлы каеннар?

Кызымда кунакта идем. - Әни, иртәгә Сабан туена барабыз дигәч, юк, юк дип каршы төштем. Күп еллар инде ул бәйрәмгә барганым юк, утыра алмам, яшем дә бар бит. Икенче көнне мине ничек итсәләр иттеләр, алып киттеләр. Рәхмәт җитәкчеләргә, рәхмәт оештыручыларга, күпме хезмәт, минем мондый Сабантуйны беренче күрүем. Шундый моңлы итеп уйнаган гармун тавышлары күңелне тулдырды, күзләрдән яшьләр акты, уйлар әллә кайларга алып киттеләр.
Тальян гармун, моңлы гармун,
Үзәкләрне өздерә,
Яшьлектәге хатирәләр…
Барысын искә төшерә.
Югары Сәрдек урамнары,
Ямь-яшел чирәм иде.
Яшьлегемә кире кайтып,
Шул чирәм өсләрендә,
Бер уйнап йөрсәң иде.
Юк шул, алар кире кайтмый,
Калдылар еракларда,
Калсалар да еракларда,
Барысы йөрәкләрдә.

Безнең яшь вакытта узган Сабантуйларыннан хәзерге бәйрәмгә мирас булып, моңлы тальян калды. Уйларга, хатирәләргә чумып, көрәшчеләргә, җайдакларга, аларның ыргылып торган җитез атларына сокланып, мәйдан уртасында барган уеннарда катнашучыларга жан атып, ничә сәгатьлек бәйрәм сизелмәде дә. Җиңүчеләр бүләкләнеп, кызым кайтырга җыена башлагач, бетте дә мени дидем. Кызым йомшак кына, әни икенче елга тагын алып килербез диде. Быелгы Сабантуйга да санаулы көннәр калып бара … Иренмәгез, килегез, бер булса да ямьле Балтач Сабантуйларын күреп китегез.


Бәйрәмгә сокланып кайткан тыл ветераны Нурдидә Фәйзуллина
Пукшинер авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250