Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яна ел килә

Җир йөзенә Яңа еллар килә, Акка төреп сихри дөньяны. Үткәннәре калсын үткәннәрдә, Өмет белән каршылыйк яңаны. Яңа елга зур өметләр баглыйк, Барбер аны безгә үтәсе. Шатланышыйк,уйныйк, бәхет юрыйк Сикереп үтик язмыш киртәсен. Кайгылар да калсын иске елда Бәхет алып килсен яңасы. Борма-борма тормыш юлларыннан, Бергәләшеп, безгә барасы. Һәрбер бала үз...

Җир йөзенә Яңа еллар килә,
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.

Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк,уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.

Кайгылар да калсын иске елда
Бәхет алып килсен яңасы.
Борма-борма тормыш юлларыннан,
Бергәләшеп, безгә барасы.

Һәрбер бала үз бәхете белән тусын,
Авырмасын берүк балалар.
Гомерләре озын, таза булсын
Бәхет телик бергә, Аналар!

Парсызлар да,үз парларын тапсын,
Парлыларга - парлы мәхәббәт.
Кайгыларсыз булсын һәр көнебез
Йортыбызга иңсен бәрәкәт!!!

И, ходаем!!!

Балаларым булсын бәхетле,
Туганнарга озын гомер бир.
Якын дуслар булсын янымда
Ә калганы мина барыбер!

И, ходаем сәламәтлек сорыйм
Балаларга, якын дусларга.
Туганнарым - яшәү чыганагым .
Мең ризамын менә шуларга.

Кайгы белән шатлык аралаша.
Шулай үтә икән ул гомер.
Кеше булып калу кирәк.
Ә калганы мина барыбер!

Ялагайлар, купшы- куштаннардан,
Тормышымны , зинһар саклый күр.
Кермәсеннәр алар арабызга
Ә калганы мина барыбер!!

Хезмәтемне, җанны аңлый торган
Тормыш юлдашымнан аерма...
Балаларны, оныкларны сакла.
Канатымны минем каерма!

Сәлимә Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250