Янды да, атылды йолдызлар (+фото)
Иганәчеләр – “Таттелеком”ның Арча филиалы җитәкчесе Рафил Хисамиев, “Балтач сөт-май комбинаты җитәкчесе Рәмзил Насыйбуллин, “МДСУ-1” оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов, “Балтачагрохимсервис” җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗев, “Сорнай” җәмгыяте җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев, шәхси эшмәкәрләр Илдар Галиуллин, Физули Вейсалов һәм әти-әниләр.
XVIII «Созвездие-Йолдызлык» фестивале тәмам. Әмма фестивальдән алган хис-кичерешләр, яуланган үрләр ел буена җитәрлек матур тойгылар калдырды.
Быелгы бәйгенең сайлап алу турының безнең җирлектә үтүе дә район мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән язылды дисәм арттыру булмас. Йолдызчыкларыбызның Казанда үткән финал ярышларында да лаеклы чыгыш ясаулары бары мактауга лаек. Бу урында, әлбәттә, зур тырышлык куйган остазларга, әти-әниләргә ихластан рәхмәт әйтәсебез килә. Бары бердәмлек булганда гына уңышларга ирешеп булганы беркемгә дә сер түгел.
Ике көн “Уникс”та барган финал ярышларында Балтачыбыз йолдызчыклары матур чыгыш ясап, Казан тамашачысын сокландырды. Биредә “Восторг” бию коллективы икенче урын яуласа, “ЭРА”лылар “Пирамида”да узачак гала-концертка юллама алды.
20 апрель көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында XVIII “Созвездие–Йолдызлык” Республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узды. Татарстан Президентының “Йолдызлык” балаларын Татарстанның көчле командасы дип атавы чараның иң югары бүләге булгандыр миңа калса.
Гала-концертның милли блогында кунак буларак чыгыш ясаган “Восторг” бию коллективының үзбәк биюен тамашачы җылы кабул итте. Мари халык биюе белән тамашачы мәхәббәтен яулаган “ЭРА” бию коллективы исә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең махсус бүләгенә лаек булды. Биюче егет-кызлар диплом, футболка, сумка һәм төсле телевизор белән бүләкләнде.
Чара ахырында “Дискотека Солнца” биюе башкарганда Балтач йолдызчыкларының күзләрендә яшь иде. Бу мизгелләрдә остазлар да, әти-әниләр дә балалар белән бергә дулкынланды.
Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 27 апрель санында таныша аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев