Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Yardam.ru порталы «Көмеш укчы» премиясе лауреаты булды

Үзизоляция чорында тормышны уңайлы итү өчен ясалган сайт 2020 елның март ахырында ачылды.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Yardam.ru порталы X «Көмеш укчы» - Идел буе Иҗтимагый элемтәләрне үстерү өлкәсендә төбәк премиясе лауреаты булды. Ул «Дәүләт һәм иҗтимагый программаларны алга этәрү» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, интернет-ресурс республика ведомствосы, Казанның ИТ-паркы һәм «Яхшы тарих» контент-бюросы белгечләре белән берлектә булдырылган.

Портал 2020 елның 30 мартында ачылды. Бу вакытта Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән үзизоляция режимы гамәлгә ашырыла башлады.

Хәзерге вакытта Yardam.ru сайты ярдәмендә 500 цифрлы сервис һәм хезмәттән файдаланырга мөмкин.

Алар тормыштагы хәлләр һәм ихтыяҗ төрләре буенча төркемнәргә бүленгән. Боларга әзер ризык, азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйгә китерү, психологик ярдәм күрсәтү, федераль һәм республика кайнар элемтәсе, белем бирү ресурслары, өйдән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү өчен сервислар керә.

Фото: digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көмеш укчы Ярдәм порталы