Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ярты елга 40 әдәби китап укыган балалар барында өмет бар әле

Хәзерге заман баласын китап укымый диләр. Бу чыннан да шулаймы икән? Әлеге актуаль сорауга җавап эзләп, Балтач балалар үзәк китапханәсе мөдире Хания Исхаковага мөрәҗәгать иттек.

"Даими йөрүчеләребез, яңа китаплар кайтуын көтеп алучы укучыларыбыз бар. Быелгы яртыеллык нәтиҗәләр күренгәнчә, кече яшьтәге балалар татар китаплары арасыннан Алмаз Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә", ә өлкәнрәк яшьтәгеләре Илшат Сәйфуллинның "Җиденче дәрес" китапларын күпләп укыдылар. Ә рус телендә Николай Носовның "Витя Малеев в школе и дома" һәм Дмитрий Емецның "Таня Гроттер" сериясе китапларын еш алдырдылар.
Иң күп китап укучы балалар - Балтач урта мәктәбенең 4а һәм 1в сыйныфларында укучы бертуган абыйлы-сеңелле Гөлинә (40 китап) һәм Рафис Зәкиевлар(41 китап), шулай ук 1а сыйныф укучысы Артём Федоров һәм гимназиянең 3а сыйныфында белем алучы Миләүшә Әхмәдуллина да 40лап әдәби китап укыганнар", диде ул.
Димәк, китап укымый түгел, укыйлар икән. Тик барысы да түгел...
Фото: http://kircbs.ru/page.php?page_id=498

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250