Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Ярый әле балтачлылар бар, әниемнең бер генә юбилеен да үткәрми калмадылар."

Кызганыч, бездә еш кына мондый шәхесләр исән чакта да тиешенчә бәяләнми, үлгәч тә ничектер онытылып, күләгәдә кала.

Моннан алты ел элек Нөнәгәрдә үткән Кәшифә Тумашеваның 110 еллык юбилей кичәсендә мәрхүмәнең кызы Зөмәррә апа белән сөйләшергә туры килгән иде. Республика күләмендә әнисенең юбилее тыйнак кына билгеләп үтелүгә беркадәр үпкәсен сиздергән иде ул: “Ярый әле балтачлылар бар, әниемнең бер генә юбилеен да үткәрми калмадылар. Республикада бердәнбер булган музеен да шулкадәр карап-тәртипләп тоталар. Мин аларга бик сокланам һәм бик рәхмәтле. Их, шушы музейга дәүләт статусы бирсәләр иде, әлегә шушы кадәр байлык, шушы кадәр материал беркемнеке дә түгел. Бүген ул үз эшенә фанатларча бирелгән Нөнәгәр кызы Дания Кәлимуллинаның тырышлыгы, район ярдәме белән шушылай яши, ә бит иртәгеге язмышы билгеле түгел. Шуңа күрә дә үземнең архивымны аларга бирергә куркам”... Инде әлеге чарадан соң тагын бер биш ел гомер үтсә дә, нөнәгәрлеләр тагын зурдан кубып, бик тә ихлас чара үткәрсәләр дә (90 яше тулып үтсә дә, Зөмәррә апа бу чарага да кайтырга көч таба) Зөмәррә апаның сүзләрендә бернинди үзгәреш юк. Кәшифә атлы мәшһүр кызын, әйтерсең, театр дөньясы онытты кебек...

Ә бит сүз татар дөньясының беренче һөнәри хатын-кыз режиссеры Кәшифә Тумашева турында, театр сәнгатенә бар гомерен багышлаган һәм Казандагы ике төп театрны үстерүгә күп хезмәт куйган каһарман шәхес турында бара. Ул, һичшиксез, зур хөрмәткә һәм “чын” музейга бик лаек та... Кызганыч, бездә еш кына мондый шәхесләр исән чакта да тиешенчә бәяләнми, үлгәч тә ничектер онытылып, күләгәдә кала. Һич югы юбилейларын тиешенчә үткәрергә иде дә... Ярый әле, безнекеләр искә ала дип шөкер итсәк кенә.

фото музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр