Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Яшь авазлар»

Менә өченче ел инде мәдәният үзәгендә «Яшь авазлар» вокал группасы эшли. Группа яшь җырчылардан гыйбарәт, аларны бирегә кастинг ярдәмендә җыйдылар.

Группада 14 җырчы шөгыльләнә. Балтач, Чепья, Норма, Чапшар, Нормабаш, Яңгул, Салавыч авылларыннан яшь җырчылар атнага 1-2 мәртәбә мәдәният үзәгенә килеп, вокал серләренә төшенә. Әлеге группа белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминов (рәсемдә) җитәкчелек итә. Нәҗип әфәнде озак еллар район мәдәният йортын җитәкләде, югары музыкаль белемгә ия шәхес. Шигырьләргә көйләр яза, шул ук җырларны үзе дә башкара. Башкару осталыгы да югары дәрәҗәдә. Район күләмендә уздырылучы иҗади бәйгеләрдә хезмәт коллективларының спектакльләрен сәхнәләштерүдә дә актив катнаша ул.
- Директорлык вазыйфасыннан киткәч, иҗат белән чын-чынлап шөгыльләнергә мөмкинлек туды, - ди ул әлеге «Яшь авазлар» төркемен төп мисал итеп. Инде нәтиҗәләр хакында да әйтергә мөмкин икән.
Бер ел шушы төркемдә шөгыльләнгән Смәел авылы егете Ирек Фатыйхов яшь башкаручыларның халыкара «Татар моңы» конкурсында катнашып, үз яшьтәшләре арасында икенче дәрәҗә лауреат исеме алды. Шул ук елны «Йолдызлык» фестиваленең суперфиналында катнашу хокукына ия булды. Әлеге бәйгеләр егетнең уңышларына зур этәргеч булды. Аннан соң ул «Урмай моңы» дигән халыкара конкурста «Гран-при» яулады.
2011нче елда шушы төркемгә йөргән Кенәбаш авылы егете Рафил Җәләлиев «Татар моңы» фестивалендә катнашып, лауреат исеме алды. Күптән түгел «Җырлыйк әле» тапшыруының чираттагы чыгарылышында Арча үзешчәннәре арасында Рафил дә чыгыш ясады. Бактың исә ул Арча педагогия көллиятендә эшли икән. Егетебез күрше район данын якласа да, барыбер безнеке инде ул! Хәзерге вакытта Ирек Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өченче курс студенты, өстәмә рәвештә якташыбыз Люция Хәсәновадан вокал дәресләре ала. Моннан тыш без Ирекне туй мәҗлесләрендә күргәлибез, анда ул дусларына багышлап инглизчә дә җырлар башкаргалый. Рүзилә Габдрахманова, Дилә Сәлахова, Диләрә Камалова (рәсемдә), Ильяс Сәлахов төрле елларда «Йолдызлык» фестивалендә катнашып, дипломнарга ия булдылар. Быел исә Ирек Фатыйхов белән Инсаф Мәрданов «Йолдызлык» фестиваленең суперфиналына кадәр барып җиттеләр. Биредә шөгыльләнүчеләр үз җирлекләрендәге һәр мәдәният чараларында актив катнаша. Укучыларның берничәсе тормышларын мәдәнияткә багышларга уйлый. Кайсыберсе Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык факультетына укырга керергә җыена. «Яшь авазлар» төркеме алга таба да республика күгендә йолдыз булып кабынырдай талантлар әзерләр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250